Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта социаль хезмәткәрләр өчен уку оештырылды

8нче октябрь көнне халыкка «Наз» комплекслы хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина яңа 176нчы Федераль Закон буенча мәгълүмат бирде. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең медицина хезмәткәре Альбина Гарифуллина йогышлы авыруларга каршы көрәшү чаралары белән таныштырды.
Директор урынбасары Фәния Йосыпова эш урынында куркынычсызлык чаралары турында сөйләде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Ләйлә Низамиева үз-үзенә кул салу проблемасына тукталып китте. Өлкәннәр декадасы уңаеннан социаль караудагы кешеләргә бүләкләр һәм чәй эчүләр оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250