Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта социаль ипотека программасы кемнәр өчен?

Республикада бу программа 2005 елдан бирле эшли. Әлбәттә, анда безнең районда яшәүчеләр дә катнаша ала. Төп шарт гариза белән мөрәҗәгать итүче кеше бюджет өлкәсендә эшләргә тиеш.

Хөрмәтле редакция! Шәһәрләрдә дә, башка районнарда да социаль ипотека программасы буенча йортлар күп төзелә. Бездә нигәдер бу программа эшләми. Моның сәбәпләре нидә һәм бу программага катнашу өчен ниләр эшләргә кирәк?

С.Галиева.

Газета укучыбыз соравына район башкарма комитетының архитектура-төзелеш бүлегенең баш белгече Гөлнара Әхмәдиева менә ни дип җавап бирде.

– Республикада бу программа 2005 елдан бирле эшли. Әлбәттә, анда безнең районда яшәүчеләр дә катнаша ала. Төп шарт гариза белән мөрәҗәгать итүче кеше бюджет өлкәсендә эшләргә тиеш. Икенчедән,ул кеше торакка яки торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга тиеш. Ул яшәгән торакның мәйданы бер кешегә 18 квадрат метрдан ким яисә бу торак яшәү өчен яраксыз булырга тиеш дигәнне аңлата. Өченчедән, барлык хезмәт яшендәге гаилә әгъзалары хезмәт эшчәнлеге алып барырга, гомуми айлык керемнәре айлык түләүләрне түләп барырылык булырга тиеш. Шушы  шартларга туры килгән һәм әлеге программада катнашырга теләгән кешеләр гариза белән район башкарма комитеты җитәкчесе исеменә мөрәҗәгать итә алалар. Тиешле документлар җыйгач алар беренчел (предварительный) учетка куела. Аннан соң төп списокка күчә. Кызганычка, бездә бу программа белән тораклы булырга теләүчеләр бик аз. Моңа кадәр андыйларга аерым йортлар төзелде. Хәзер торак фонды бу юлны хупламый, чөнки күпкатлы йортларга документлар туплау, эшләү процессы күпкә гади. Башка районнарда күпкатлы йортлар яшәргә теләүчеләр күп булса да, бездә исә моңа ризалык бирүчеләр юк диярлек. Бүген исәптә торучылар саны унга да тулмый. Кешеләрне 10 процент күләмендәге беренче кертем һәм вакытында түләп бара алырбызмы дигән шик куркыта. Юкса, яшь гаиләләр өчен бу программаның бер зур өстенлеге бар. Беренчедән, әзер йортка кереп утыралар. Икенчедән, әлеге торак аларга 28 елга, 7 процент белән кичектереп түләү шарты белән бирелә. Өченчедән, учетка басканнан соң туган һәр бала өчен ипотека күләменең 200 мең сумы чигерелә, шулай ук ана капиталын да шушы максатка кулланып була. Сораулары булган, әлеге программа белән кызыксынган кешеләр миңа,  2-61-44 телефонына шалтырата ала.

Җавапны Гөлсинә Гарипова хәзерләде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соципотека