Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта су кая китә

Җәй җитүгә Балтач бистәсенең югары өлешендә урнашкан хуҗалыклар су җитмәгәнлектән зарлана башлый һәм бу бик урынлы да.

Соңгы елларда яңа скважиналарны казып, су үткәргечләргә өстәмә су бирелсә дә, ул җитми.
Төп сәбабе - бистәдә салына торган йортлар артыннан булырга тиешле инфраструктураның, шул исәптән су белән тәэмин итүнең җитешмәве. Моның өстенә бистәдә, су үткәргечләр тишелү сәбапле, вакытында аерым участокларны ябып тору очен краннар куелмаганлыктан, суны тулаем туктатып торырга туры килә.
Балтачта суүткәргечкә иң соңгы күләмле төп ремонт 2006 елда, узәк мәйданда булган иде. Ул вакытта, хәтерләсәгез, кайбер үткен теллеләр, - «Балтачта метро төзиләр икән», дип шаярып сүз таратып йөрделәр әле. Ничек кенә булмасын, бистәнең су үткәргечендә аварияләр берсе артыннан берсе булып тора.
Атна башында Сәйдашев урамында юл казылып, кайда су аккканын ачыкласалар да, юл әле дә йөрерлек хәлгә китерелмәгән, автомобиль хуҗалары башка урамнан әйләнеп йөрергә мәҗбүр.
Нәкый Исәнбәт урамында 3 көн су үткәргечтән асфальт остенә су чыгып утырды, ниһаять, җомга көнне булган авария бетерелде.
Киләчәктә нәрсә буласын әйтә алмыйбыз, сусыз утырмасыннардыр инде дип, ураза башлану хөрмәтенә төне буе күктән яңгыр яуды. Бакчаларга су сибү булмагач, бәлки бистә халкына эчәргә дә су җитәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250