Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта сулыклардагы ясалма кичүләргә тыюлар куелачак

Актаныш районының Бүләк авылы янындагы сулыкта УАЗ машинасы батып, җиде егет үлде. Берсенә нибары 18 яшь булган. Тикшерү фаразлары буенча УАЗ машинасы йөртүчесе бөя аша чыкканда идарәне югалта.

ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, һәлакәт 11 октябрь иртәсендә булган. 25 яшьлек йөртүче, авыл хуҗалыгы техникасы өчен кулдан ясалган күпергә керер алдыннан юл катламының үзлекләрен искә алмаган һәм идарәне югалткан, машина су каналына төшеп киткән. Йөртүче һәм андагы алты пассажир бозлы суда тончыгып үлгән. Машинаның җәйге тәгәрмәчтән булуы да әйтелә. Мөгаен, шуның аркасында йөртүче идарәсен югалткандыр да.

Менә шушындый фаҗигалар булмасын өчен кышкы сезонга кергәндә елгаларда, юлларда аеруча игътибарлы булу таләп ителә. Безнең районда Шушма, Кугуборка, Көшкәт, Арборка елгалары аша үзбелдекле салынган кичүләргә «чыгарга ярамый» дигән билгеләр куярга кирәк. Андый урыннарны бөтенләй йөрмәслек итеп томалап кую тагын да яхшы. Тиздән елгалар өстен боз каплар. Фаҗига булмасын өчен монда алдан чарасын күрергә кирәк. Боз өстендә балык тотарга яратучыларны вакытыннан алда һәм теләсә кайдан сулыкларга керүне тыярга кирәк. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча район комиссиясенең соңгы утырышында сүз алда торган кышкы чорда район сулыкларында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар турында барды. Җирле үзидарәләргә, мәктәпләргә тиешле күрсәтмәләр җибәрелде.
Фото: http://www.youtube.com/watch?v=ovoyhSmf01E

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250