Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта «Татарстан вакытлы матбугат рейтингы» темасына зур масштаблы сораштыру уздырылды

Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы булышлыгы белән Республика Милли китапханәсе «Татарстан вакытлы матбугат рейтингы» темасына зур масштаблы сорашу уздырды.

Сорашу кысаларында 19 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр районның 34 китапханәсендә 340 китап укучы катнашында анкета сорауларына җаваплар алынды.
Сораштыруда 102 ир-егет һәм 238 хатын-кыз катнашты. Безнең районда 255 кеше Татарстан вакытлы матбугатына, 170 кеше җирле матбугатка өстенлек бирә. 249 кеше матбугат белән китапханәдә таныша, 230 кеше өйләренә алдыра, 54 кеше сатып ала. Язмаларны укыганда 202 кеше матур әдәбият, 95 кеше сәяси, 89 кеше мәдәният, 82 кеше спортка багышланган әсәрләргә өстенлек бирә.
Районыбызда иң күп укылучы журналлар «Сөембикә»(128), «Гаилә учагы»(107), «Казан утлары»(70), иң күп укылучы газеталар «Татарстан яшьләре»(124), «Хезмәт»(85), «Ватаным Татарстан»(78). 14 яшькәчә балаларның иң яратып укый торган журналы «Ялкын»(26), ә газеталардан «Татарстан яшьләре»(12).
Вакытлы матбугатта мәкаләләре басылучы язучылардан иң яратып укылганнары Искәндәр Сираҗи(25), Гөлсинә Хәбибуллина(24),Миләүшә Хәйруллина(23), Гөлзидә Газизуллина(18), ә 14 яшькәчә балаларның Йолдыз Миңнуллина язмаларын яратып укуы ачыкланды, дип хәбәр итә район үзәк китапханәсенең методик бүлеге.
Фото: http://gordonua.com/news/worldnews/V-Rossii-sostavlen-reyting-antirossiyski-nastroennyh-SMI-16389.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250