Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта түбәләрне кар баскан (фото)

Соңгы арада карлар күпләп яву нәтиҗәсендә түбәләрдә сыртлап өйгән кар көртләре, ә кыекларда боз сөңгеләре хасил булды.

Шуңа да күп катлы йортлар һәм учреждение, биналар, сәүдә үзәкләре, мәктәп һәм балалар бакчалары яныннан узганда сак һәм игътибарлы булуыгыз сорала. Әлеге объектлар өчен җаваплы җитәкчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең бу мәсьәләгә җитди караулары таләп ителә. Кар басып түбәләрне җимерергә, кар яки боз өемнәре төшеп, башка төр бәла-каза килеп чыгарга бик мөмкин. Әлеге бәхетсезлек очракларын булдырмый калу максатыннан бүгеннән үк түбәләрдән карларны төшерергә, халык күп йөри торган урыннарда һәм объектларның керү-чыгу юлларына кисәтүче ленталар сузарга кирәк. Инде бу юнәлештә эшләр башланып та китте. Атна уртасында үзәк универмаг түбәсенең карлары төшерелде.

ТР Дәүләт торак инспекциясе нормативлары буенча торак йортлардагы түбәдә кар катламы 30 сантиметрдан артмаска, боз сөңгеләре асылынып тормаска тиеш. Әмма бу норма бар җирдә дә тиешенчә үтәлми.

Ел саен диярлек ашыгыч хезмәт күрсәтүчеләр, түбәләрдән кар, боз ишелеп төшеп, кешеләрнең имгәнү һәм хәтта үлем очракларын теркәп тора. Балтачта андый фаҗигаләрнең булганы булмаса да, кар ишелеп төшү очраклары һәр ел теркәлә. Хәтерләсәгез, берничә ел элек Сырья клубының, бистәдәге бер оешма гаражының түбәсе ишелгән иде. Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен түбәләрне кардан вакытында чистарту кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250