Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта техникага имтихан ни дәрәҗәдә?

Совет вакытыннан сакланып калган бик тә кирәкле һәм нәтиҗәле чара бар - һәр яз саен район хуҗалыкларындагы тракторларга һәм автомашиналарга урында массовый техник карау үткәрү.

Нәкь менә шушы зур сынауга әзерләнгәндә механизаторлар тракторларының техник төзеклеге буенча куелган таләпләрне бөтен шартына китереп үтиләр. Тракторларның тормозы да шәп тота, руль идарәсе системасы да тәртиптә, фаралары да дөрес яктырта, сигнал утлары да эшли, янгын сүндергечләр, авария билгеләре... барысы да урынында. Тиздән башланачак язгы кыр эшләрендә сынатмаячагы көн кебек ачык. Мондый имтиханның быелгысы хуҗалыкларда узган атнада башланды. Имтиханны «Гостехнадзор» идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Рифгать Фәхретдинов ала.
- Дәүләт техник каравын үткәрүне «Яңа тормыш» җәмгыятеннән башладык, - дип сөйләп китте ул. - Яхшы хәзерләнгәннәр. Чөнки базалары көчле. Инженерлары Радик Мардян бу чарага бик җитди карый, механизаторларга да шундый таләп куя. Чөнки техник карау вакытында механизаторның бу техникада эшләргә рөхсәт документлары да карала, аның белем дәрәҗәсе дә тикшерелә.
«Сорнай»да да бар хуҗалык эшендә катнашачак һәр тракторны аларның арбаларын җентекләп буяп, төзекләндереп, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итеп асфальт юлга чыгарып тезеп куйганнар иде. Молодцы, дими ни дисең. Шулай ук монда баш инженерлары Фидаил Гарәфетдиновның таләпчәнлеген әйтеп үтәргә кирәк.
«Труд»та инженер Рафаэль Гыйльманов та механизаторларга бу чараның ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәк икәнен төшендерә алган, тракторларын яхшы билгесе куярлык итеп әзерләгәннәр.
«Сосна», Тимирязев исемендәге, «Арбор» хуҗалыкларында да әле ремонттан чыгасы берничә тракторны искә алмаганда, тракторларның техник торышы әйбәт. Ә менә «Уңыш», Тукай исемендәге, «Маяк» хуҗалыкларында бу мәсьәләгә игътибарны арттыруларын сорар идем. Кыр эшләре башланганчы, 17 апрельгә барлык хуҗалыкларда да техникага дәүләт техник каравын үткәреп бетерәбез. Аннары терлек азыклары хәзерләүдә эшләячәк техникага чират. Анысын майда башлап июнь аеның
беренче ункөнлегендә төгәллибез. Шуның артыннан ук бөртекле ашлык комбайннарына сынау башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250