Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта тиздән ягу сезоны башланачак

Соңгы атналарда көннәр хәйран салкын торды. Торак йортларда шәхси җылылык системасы булганнар инде күптәннән җылыда, ә менә балалар бакчаларында ягу сезоны башлану тоткарлана әле.

Чөнки гомуми кагыйдәләр буенча, урамда 5 көн дәвамында уртача тәүлек температурасы 8 градус булганда гына җылы бирелә. Шуңа да карамастан, район башлыгы Рамил Нотфуллин тиешле оешма-предприятиеләргә балалар бакчаларына җылылык бирүне тиз арада хәл итү бурычын йөкләде.
Димәк, көннәр салкын торса, район җирлегендәге мәгариф учреждениеләрендә ягу сезоны башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250