Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта “Үткәннәрнне онытмаска иде” дигән кичке уен узды

Хәзерге вакытта татар халкының күп кенә бәйрәмнәре һәм йолалары онытылып бара. Ә бит киләчәк буынга бу гореф-гадәтләрне , бәйрәмнәрне өйрәтәсе иде. Өлкән буынның яшь чагы бик күңелле узган. Кичке уен, мөгаен, иң күркәм, иң матур бәйрәмнәрнең берсе.

Безнең төп максатыбыз - халкыбызның ерак гасырлардан матур мирас булып килгән моңлы җырларын, күңелле көйләрен, дәртле биюләрен һәм күркәм йолаларын киләчәк буынга җиткерү.
Шушы максаттан, 3 июль көнне икенче ел рәттән "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре СМУ балалар мәйданчыгында өлкән буын вәкилләре һәм яшь буын өчен бик матур "Хәтерем бизәкләре" дип исемләнгән кичке уен оештырды. Кичке уеныбызның иң өлкән кунагы оста гармунчы Салавыч авылында яшәүче Җәмилә апа Сибгатуллина иде. Килгән кунакларыбыз Җәмилә апага кушылып үзебезнең татар халык җырларын башкардылар.
Татар халкының "Сигезле", "Бишле", "Сәлим-Сәлимә", "Тукмаклы", "Түбәтәйле","Миңлебай", "Йөзек салышлы" һ.б. татар халык уеннарын өлкәннәребез бик рәхәтләнеп уйнады. Өлкәннәрүзләренең яшь чакларын искә төшергәндә, яшьләр аларның матур итеп уйнаганын күзәтте. Аяклары талганчы чабатаны, үзебезнең татар халык биюен рәхәтләнеп биеделәр, үзләренең якты хатирләр белән уртаклаштылар. Кичке уенны өлкәннәребез дә, яшьләребез дә бик җылы кабул итте.
Бу кичке уен күпләрнең күңелендә озак сакланыр дип уйлыйм. Мондый кичәләр күбрәк булсын, өлкән буын шулай матур итеп үзенең татар халык уеннарын искә төшереп, яшь буынга җиткереп калдырсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250