Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта тротуарлар салу эше дәвам итә

Балтач бистәсендә халыктан җыелган үзара салым акчаларына тротуарлар салу, юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Күптән түгел генә Кави Нәҗми урамыннан Балтач урта мәктәбенә менә торган юл буйлап тротуар салынды. Халыктан җыелган акчаларның максатчан тотылуы нәтиҗәсендә бүген балаларыбызның мәктәпкә имин юллардан бара алуына күңел сөенә.
Шулай район социаль яклау бүлеге, пенсия Фонды биналарына бара торган юл кырыйларына да асфальт түшәлгән яңа тротуарлар каршы ала. Юлларда хәвеф-хәтәрсез, имин йөрергә язсын!
Әлеге эшләрне башкарган МДСУ-1 оешмасы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

Автор фотолары.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250