Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта тузганаклар баш калкытты

1 апрель булуга карамастан, инде кайбер урыннарда тузганаклар күренә башлады.

Тузганакның матурлык билгесе генә түгел, тамырының ашказаны-эчәк авырулары вакытында һәм аппетитны көчәйтүче, ашкайнатуны яхшыртучы икәнен белә идегезме? Яз көне җыелган яшь яфракларны салат рәвешендә куллану организмны витаминнарга, минераль тозларга, тимергә, фосфорга, кальцийга баета. Мондый салат бөер авырулары белән интеккән кешеләргә аеруча файдалы, ди табиблар. Чәчәкләреннән әзерләнгән кайнатма да тел йотмалы тәмле килеп чыга. Ә сезнең әлеге кайнатманы әзерләгәнегез бармы? Алдан ала сезгә рецептын тәкъдим итик әле, үзегезгә саклап куегыз, вакыты җиткәч ясарсыз.

400 г тузганак чәчәге, 1 л су, 2 лимон, 1,5 кг шикәр комы. Чәчәкләрне салкын суга салып, яхшылап юарга. Тишекле чүмечкә салып саркытырга. Кәстрүлгә салырга. Лимонны юып, кабыгы белән бергә турарга. Су салып, лимон белән чәчәкне 10 минут кайнатырга. Утны сүндереп, 24 сәгать бүлмә температурасында тотарга. Сөзеп, шикәр комы өстәп, кайнатып чыгарырга да сүрән утта 30 минут кайнатырга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, суыткычта сакларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт яз килә