Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта «Ул бик яхшы укучы!» бәйгесе уздырыла

Мәктәп елларыннан бер хатирә күңелдә саклана. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы кемнең язу осталыгы бар, шуларга темалар бирә иде.

Темаларның берсе һәрчак сыйныфтагы иң яхшы укучыны язу һәм район газетасына юллау булды. Башка язмалар чыкмый торганда да, иң яхшы укучы турындагы мәкаләләр матбугатта урын ала килде һәм бу тема хәзер дә актуальлеген югалтмый, һәр мәктәптә, һәр сыйныфта яхшы укучылар бар. Әйдәгез әле, хөрмәтле укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, укучылар, мәңге җуелмас теманы газетабыз битләрендә яңартып, "Ул бик яхшы укучы!" дигән темага бәйге уздырып алыйк. Җиңүче булып, һәрьяктан алдынгы сыйныфташы турында иң матур, оста һәм кыска итеп мәкалә язган укучы билгеләнәчәк. Язмалар мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар яңгыраганчы кабул ителәчәк, ә бүләкләү бәйрәм тантанасында булачак. "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә кайсы мәктәпнең район газетасы "Хезмәт"тән бүләк аласы килә, рәхим итеп, бәйгебездә катнаша ала. Язмаларны бүгеннән үк, фотолар белән бергә, газетабызның электрон адресына (BaltasiRed2005@yandex.ru) юллый аласыз.
Фото:toy86.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250