Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта урам утлары яктырак яначак

Балтач - шәһәр тибындагы бистә дигән дәрәҗәгә елдан-ел тәңгәлләшә бара. Берничә ел элек кенә бер зур авылны хәтерләтүче Балтач урамнары матурайганнан-матурая.

Биредә төзелеш арты төзелешләр гөрли, юллар, тротуарлар яңара, яңа биналар калкып чыга, булганнарына заманча капиталь ремонт эшләре башкарыла.

Сүз дә юк, башкарылганнарының саны күп булса да, планда булган эшләр дә аз түгел!!! Киләчәк хыялда булганнары да бихисап...
Бүгенге көннәрдә олы юл буйларына баганалар утыртылып, юлларны яктырту буенча зур эш башкарылып килә. Шулай ук райондашларыбызның күпчелеге дә бу яңалыкка игътибар иткәндер, Балтач бистәсенең үзәк урамнарына да баганалар утыртылып, өстәмә яктырткычлар булдырылды. Димәк, Балтачта урамнар яктырак булачак. Юлларда исән-имин йөрергә генә язсын...
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250