Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта Яңа ел каникулларында үткәреләчәк бәйрәм чаралары

Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә ятмагыз, төрле бәйрәм чараларына барыгыз.

Яңа елны каршыларга санаулы гына көннәр калды. Бәйрәм төненнән соң һәрберебез өчен дә кышкы каникуллар башланыр, Алла боерса. Озын яллар күңелсез үтмәсен өчен район җитәкчелеге ун көн дәвамында төрле бәйрәм чаралары үткәрүне күздә тота.
Декабрьдән үк башланучы бәйрәм программасын тәкъдим итәбез:
24 декабрь - "Хыял" яшьләр үзәгендә 10.00 сәгатьтә инвалид балалар һәм прием/опекун гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен "Яңа ел маскарады".
25 декабрь - "Балтач" ял паркында 19.00 сәгатьтә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы.

25 декабрь - "Факел" клубында 18.00 сәгатьтә "2016 елга рәхим ит!" дигән бәйрәм программасы.

28 декабрь - "Хыял" яшьләр үзәгендә 14.00 сәгатьтә "Яңа ел могҗизалары" дигән музыкаль-театраль тамаша. Реабилитацияләнгән гражданнар өчен яңа ел темасына уеннар, конкурслар, җырлар, биюләр көтелә.

29 декабрь - район үзәк китапханәсендә 14.00 сәгатьтә "Яңа елга-яңа теләк" дигән әдәби-музыкаль кичә.

29 декабрь - район Мәдәният үзәгендә 19.00 сәгатьтә "Хуш киләсең, Яңа ел"дигән эстрада-күңел ачу кичәсе.

31 декабрь - "Балтач" ял паркында 19.00 сәгатьтә Бал-маскарад.

1гыйнвар - "Балтач" ял паркында 18.00 сәгатьтә спорт- күңел ачу чаралары

1 гыйнвар - Балтач бистәсе җирлегендә 21.00 сәгатьтә яшьләр өчен дискотекалар

1,2,3,4,5 гыйнвар - "Балтач" ял паркында район халкы өчен күңел ачу, спорт чаралары - мәдәният үзәге, мәгариф, социаль яклау, яшьләр бүлеге чиратлашып үткәрә.

2 гыйнвар - "Сабантуй" ял паркында спринт, чаңгы узышы.

2,3,4,5 гыйнвар - авыл җирлекләрендә дискотекалар.

3 гыйнвар - балалар мәйданчыкларында 14.00 сәгатьтә "Кар бөртекләре әйлән-бәйләне" дигән балалар өчен спорт уеннары.

4 гыйнвар - "Сабантуй" ял паркында чаңгыда шуу эстафетасы.

5 гыйнвар - "Факел" клубында мәктәп балалары өчен "Таңга кадәр биибез" дигән дискотека.
6 гыйнвар - Хоккей мәйданчыкларында район беренчелегенә Алтын алка клубы призы.

6 гыйнвар - район мәдәният үзәгендә 14.00 сәгатьтә һәм авылларда "Яңа елда гаиләм белән яңа кинога" дигән чара, гаиләләргә "Елки лохматые" дигән фильм тәкъдим итү.

6 гыйнвар - район мәдәният үзәгендә 19.00 сәгатьтә киносеанс.

7 гыйнвар - "Факел" клубында 20.00 сәгатьтә "Кемгә 35" дигән 90нчы еллар дискотекасы.

8 гыйнвар - "Балтач" ял паркында яшьләр өчен "Скай-кросс"

8 гыйнвар - "Балтач" ял паркында 17.00 сәгатьтә квест-уен.

8 гыйнвар - "Балтач " спорткомплексында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе призына шахмат-шашка ярышлары.

8 гыйнвар - мәдәният йортларында киносеанслар

9 гыйнвар - "Факел" клубында 16.00 сәгатьтә "Күңелле яңа ел" дигән мультфильмнар.

1-10 гыйнвар - "Форпост" үзәге хезмәткәрләренең 18.00-20.00 сәгатьләрдә рейд вакытлары (Истә чыгара күрмәгез!!!)

1-10 гыйвар - "Форпост" үзәгендә 16.00-18.00 сәгатьләрдә "Форпост"чылар белән очрашу, спорт темасына сөйләшү.

10 гыйнвар - "Хыял" яшьләр үзәгендә Ф. Әхмәдиев призына көрәш ярышлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250