Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта Яңа ел ялларында кайда, ничек эшлиләр

Балтач үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев: «Үзәк хастаханә 31 декабрь көнне сәгать 14.00гә кадәр эшли.

2015 елның 5 гыйнвары беренче эш көне (төшкә кадәр эшләү күздә тотыла).
9 гыйнвар көнне дә авыруларны барлык белгечләр, табиблар гадәти режимда, төшкә кадәр кабул итә.
Яңгул, Чепья, Норма поликлиникалары да шушы график нигезендә эшли. Ә 12 гыйнвардан тиешенчә эшли башлыйбыз.
Балтач районы полиция начальнигы Илдар Усманов: «Безнең хезмәткәрләр 23нче декабрьдән көчәйтелгән режимда эшли башладылар инде, бу 2015 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк».
«Универмаг» сәүдә үзәге мөдире Зөлфирә Сәмигуллина: «1, 2 гыйнвар көннәрендә ял итәбез. 3, 10 гыйнварда кыска эш көне, сәгать көндезге 2гә кадәр, ә калган көннәрдә гадәти режимда эшлибез.
Район үзәгендәге банкларның җитәкчеләре дә бәйрәм көннәрендә физик затларга хезмәт күрсәтә торган эш графигы тәкъдим итә:
«Сбербанк» - 6, 8 гыйнварда сәгать 8.30дан 13.00гә кадәр, төшке ялсыз.
9, 10 гыйнварда сәгать 8.30дан - 14.00гә кадәр, төшке ялсыз.
«Ак барс» банкы - 5, 6, 8, 9 гыйнварда сәгать 9.00дән - 15.00гә кадәр.
«Россельхозбанк», «Татфондбанк» - 12 гыйнвардан эшли башлый.
Үзәк даруханә мөдире Гөлфия Садыйкова: «Балтач, Яңгул, Чепья даруханәләре 3, 5 гыйнвар көннәрендә 8.00 - 16.00 кадәр эшли. Чепья һәм Яңгул даруханәләре шулай ук 8 гыйнвар көнне дә эшләячәк (8.00-16.00).
«Сихәт» даруханә мөдире Ризәлә Зиатдинова: «Без ял көннәрсез, гадәти режимда эшлибез».
Кибетләр исә 31 декабрьдә кичке сәгатьләргә кадәр эшләячәк, ә 1 гыйнварда эш сәгате иртәнге 10-11дән башлана.
Норма-Лызи маршруты 12 гыйнвар да гына йөри башлаячак.
Фото: http://nnmama.ru/news/nnmama/news_102903/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250