Балтачта Яңа елның тәүге сабые туды. Кызмы?Малаймы?
Терентьевлар гаиләсен әлеге шатлыклы вакыйга белән ихластан котлыйбыз.
5 гыйнвар көнне,9 сәгать 40 минутта, Балтачыбызда 2020 елның беренче сабые аваз салды. Быелның тарихына кереп калачак кызчык Урта Көшкәт авылыннан Анастасия Терентьеваныкы. Кечкенә кызчыкның авырлыгы 3 кило, буе 51 сантиметр, дип хәбәр итәләр бала тудыру бүлегеннән. Терентьевлар гаиләсен әлеге шатлыклы вакыйга белән ихластан котлыйбыз. Сабый бу дөньяга үз бәхете белән туып, сау-сәламәт булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев