Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта яңа юл салына (+фото)

Район үзәге аша машиналар хәрәкәте көчле булу зур мәсьәләгә әйләнде. Бу проблеманы чишү өчен бүгенге көндә коммуналь хуҗалык өстендәге яңа урамнарның берсе – Рамил Фазлыев аша күпер салына.

Төзелештә урак өсте

Төзүче – мактаулылар рәтендә йөрүче һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәтеннән башка тормышыбызның алга китешен күзаллап булмый. Хәзерге төзелешләр федераль һәм республика программаларына таянып алып барыла. Алар районыбызның социаль-икътисади үсешенә нык тәэсир итә. Бүгенге көндә Балтачның төрле авылларында төзелешләр гөрли, кайсындадыр күптән көтелгән асфальт юл түшәлгән, икенчесендә балалар мәйданчыгы ясала, өченчесендә клуб һәм башкалар төзелә. Җәй төзүчеләрнең урак өсте булуын исәпкә алып, без дә төрле төзелеш объектларында булып, аларның эш барышын күреп кайттык.

Балтачта яңа юл салына

Район үзәге аша машиналар хәрәкәте көчле булу зур мәсьәләгә әйләнде. Бу проблеманы чишү өчен бүгенге көндә коммуналь хуҗалык өстендәге яңа урамнарның берсе – Рамил Фазлыев аша күпер салына. Әлеге юл үзәктән әйләнеп йөрүне бетереп, туры ЮХИДИ янындагы юлга тоташачак. Димәк, якын-тирәдә яшәүчеләр Казанга барасы булганда да әйләнгеч юлдан түгел, ә турыдан-туры Казан юлына чыга алачак. Биредә “МДСУ-1” оешмасы тарафыннан күпмедер эш башкарылган инде, тик әле башкарыласы аннан да күп. Елгалы җир булганлыктан аны күтәртү, юл итеп ясау, киңәйтү генә дә күпме көч, вакыт һәм тырышлык сорый. Әле бит тиешле таләпләрне дә онытып булмый.

Бу күпердән тыш оешманың калган бригадалары юллардагы чокыр-чакырларны төзәтү, юл салу эшләре белән дә шөгыльләнә. Асфальт түшәлгән яңа юллардан быел пыжмаралылар һәм биктәшлеләр рәхәтләнә. Ләкин шул ук вакытта юлларны саклап тотуны да онытып бетермәсен иде авыл халкы. Зур йөк машиналары белән йөреп, зыян салмаска тырышсыннар иде.

Шулай ук авылларда үзара салым акчасына да вак таштан юллар түшәлә. Көзен-язын пычрак ерып йөреп тилмергән авыл халкы өчен монысы да күктән төшкән бәхеткә тиң. Тик шулай да әле начар юллар бар районда. Шулар исәбеннән Субаш һәм Кенәбаш юлларын атап үтәсем килә. Яңа асфальттан йөрер көннәрне күрерме бу як халыклары, белмим. Ә шулай да машинаның төбе тиярлек чокырлардан сабыр гына киләчәкне көтеп йөри шоферлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпер