Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта язгы ташуга әзерлек эшләре башланды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә узган киңәшмәдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау буенча махсус комиссия төзеп тиешле таләпләрне үтәргә һәм бурычлар алырга дип кушылды.

Шулай ук елдагыча язгы ташуга әзерлекне оештыру буенча оешма-учреждениеләрдә, авыл җирлеге идарәләрендә җаваплы хезмәткәрләр беркетергә, һава торышының кискен үзгәрүен исәптә тотып, кизү торулар оештырырга.

Авыл җирлекләрендә булдырылган комиссияләргә елга-буаларның торышын күзәтеп тору, яр буйларын чүп-чардан арындыруны оештыру, күперләрнең төзеклеген һәм торышын контрольдә тоту, су ага торган торбаларны чистарту бурычы, канаулар казу, су юллары ачу кебек эшләр йөкләнә.

Кешеләр үзләре дә капка төпләренә канаулар казый, бу да су үз юлын ала торсын өчен бер чара. Район буенча су басу куркынычы зур булган урыннарга, әйткәнемчә, бистәдә ике урам, Нөнәгәр, Смәел, Борнак авыллары керә. Елгада су күтәрелү белән эшче комиссия эшкә керешәчәк, бу вакытта инде тәүлек әйләнәсе дежур торулар булачак. Ә аңа кадәр әле берничә тапкыр урыннарда хәзерлекнең торышы тикшереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы ташу