Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта язгы чакырылыш башланды

1 апрельдән хәрби хезмәткә чакырылыш башланды, ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Армия хезмәте бер елга гына калдырылса да, егетләр Ватан алдындагы бурычларын үтәргә ашкынып тормый. Законлы сәбәпләре булмыйча, армиядә булмаган егетләрне хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәткә эшкә алмаячаклар. Солдаттан качып йөрүчеләргә исә 27 яшь тулгач, хәрби билет түгел, ә белешмә генә бирәчәкләр. Безнең районда да андый белешмә алган егет бар икән. Күңелле хәл түгел, әлбәттә.

Хәзер югары белемле егетләр чакыру буенча хәрби хезмәт узмыйча гына контракт нигезендә дә армиягә китә ала. Өстенлеге шунда, сәламәтлеге буенча туры килсә, үзе кая тели шунда бара ала. Гади солдат ике мең хезмәт хакы алганда, контракт буенча хезмәт итүченеке 17 меңнән башлана. Эш сәгатьләре дә билгеле, 9.00-18.00 сәгатькә кадәр, ике сәгать төшке ял каралган (әгәр уку, наряд һәм командировкада булмаса). Елга бер тапкыр 30 көнлек отпускы (бару, кайту көннәре кермичә) бирелү дә контракт буенча хезмәт итүнең зур өстенлеге дип карарга кирәк.

Егетләрне армия сафларына беренче озату көне 10 майга планлаштырылган. Ничә райондашыбызның солдат хезмәтенә китүе һәм аларның кайсы якларда озатылуы белән кызыксынгач, быелгы чакырылыш егетләре узган елгыга караганда бераз кимрәк, алар Россия Федерациясе буенча хезмәт итәчәк, дип кенә җавап бирделәр район хәрби комиссариатында. Мондый төр мәгълүматлар хәрби сер булып кала диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250