Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта "Язгы мәрхәмәтлелек атнасында" Донорлар көне үтте (+фото)

Рәсәй күләмендә узучы донорлар көне уңаеннан, "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" акциясе кысаларында "Наз" социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр өчен түгәрәк өстәл артында донорлар белән әңгәмә уздырды.

Чараны бүлекчә җитәкчесе Тәнзилә Зәкиева донорларның кирәклеге турында сөйләп башлап җибәрде. Медицина ягыннан кан һәм плазма бирү, анын нинди максатларда кулланылганын бүлекчәнең шәфкать туташы Лимуза Фәхретдинова аңлатты.
Шулай ук әлеге очрашуда почетлы донорлар Чепья авылыннан Мингазов Радик Мәхмүт улы һәм Кунырдан Сөләймәнов Зәкәрия Вәлиулла улы, тернәкләнүчеләр арасыннан Курмала авылыннан Габделхаков Фоат Кәшип улы, Казан шәһәреннән Айбатов Фәргәт Тәлгәт улы да катнашты. Алар донор буларак бу хезмәтнең сәламәтлеккә файдалы булуын ассызыклап һәм донорларга бирелгән өстенлекләргә дә тукталдылар.
Әлеге чараны Пыжмара төп белем бирү мәктәбе укучыларының дәвага мохтаҗ, Мәскәү шифаханәсендә давалану курсы узучы Алинә Бариева өчен оештырылган хәйрия концерты дәвам итте. Концертта төрле милләт халкының шаян, дәртле җырлары яңгырады.
Әлеге чаралар катнашучыларның күңелендә мәрхәмәтлелек, бер-береңә ярдәмчел булу хисләрен уятты, аларны хәйрия акциясендә катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев