Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта юллар ябылмас

Юлларда 20 кардан чистарту техникасы эшли, шуныӊ 7се бистә урамнарын чистарта.

Бүгенге көндә юлларны кардан чистарту һәм өзлексез транспорт йөрүен тәэмин иту Балтач МДСУ участогыныӊ төп бурычы булып тора, ди оешма җитәкчесенеӊ урынбасары Дефак Әухатшин. Юлларда 20 кардан чистарту техникасы эшли, шуныӊ 7се бистә урамнарын чистарта. Дөрес, кемдер бу трактор, кар чистарткычлары кайда, безнеӊ урамнарга килгәне дә юк, дип әйтер, әмма бистә урамнарыныӊ озынлыгы Балтач-Казан арасы кадәр икәнен һәм өстәге урамнарда бер узып китеп кенә юл өзлексезлек булдырып булмаганлыгын күзалласак, моны аӊлатып була. Иӊ беренче чиратта район үзәге һәм авыллар арасындагы юлныӊ чистартылуын да онытмыйк. Шуныӊ өчен тагы бер-ике көн түзик җәмәгать, бары да әйбәт булыр. Кышкы буранныӊ да могҗизалы, күӊелгә рәхәт мизгелләрен дә тоя белик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар