Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта бушлай юридик консультация эшли

Февраль башларында "Факел" яшүсмерләр клубы диварында юридик консультация дигән язу барлыкка килде. Кызыксынып, биредәге эшчәнлек белән танышырга булдым. Баксаң, элек Чепья авылында эшләгән юрист Ранил Гыйлванов хәзер Балтачта эшли башлаган икән.

Ранил Гыйлванов исеме Чепья ягында яшәүчеләргә яхшы таныш. 2012 елда Чепья авылында ул чактагы район башлыгы Марат Зарипов ярдәме белән юридик ярдәм күрсәтү үзәге ачыла. Ранил Куныр, Пыжмара, Нөнәгәр, Чепья җирлегендәге авылларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә башлый, хәтта Смәел авылыннан ярдәм сорап килүчеләр дә була.
Үзәк ачылган вакытта аз керемле гаиләләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү максатында ачылса да, Ранил гозер белән килүчеләрне кире бормый. Эшли башлаганнан алып юрист ярдәме белән бик күп мәсьәләрне уңай якка хәл итә алган гаиләләр бүген аңа рәхмәтле булып яши. Бүгенге көндә эш урынының Балтачка күчүе исә гаилә хәле белән бәйле. Ранил күптән түгел гаилә корды. "Балтачта яши башлагач, көн дә Чепьяга йөреп эшләү кыенлашты.

- Хәзер "Факел" яшүсмерләр клубы бинасында бер бүлмә бирделәр, биредә юридик хезмәт күрсәтә башладым. Милек, гаилә мөнәсәбәтләре, пенсия, төрле ташламалар, уллыкка-кызлыкка алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә була, - ди Ранил.

Юридик консультация дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00-15.00 сәгатька кадәр эшли. Хәбәрләшү өчен телефон: 2-43-77.
Райондашларны Балтач бистәсе, Ленин урамы, 154/1("Факел" клубы ) адресы буенча көтеп калабыз. Рәхим итегез!
Фото: forsagekras

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250