Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта Юстиция Министрлыгы вәкилләре белән “Балаларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү ” турында сөйләшү булды.

Бүген Балтачта "Балаларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү " максаты кысаларында ятим һәм инвалид балаларны опекунлыкка алган гаиләләр өчен Татарстан Республикасының Юстиция Министрлыгы вәкилләре белән очрашу оештырылды.

ТР Юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин һәм министрлыкның юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Наталья Фәрхуллина әлеге очрашуга һәм район җирлегендә юридик хезмәт күрсәтү сферасына уңай бәяләмә бирделәр.
Үз яннарына ятим балаларны сыендырган опекун гаиләләргә рәхмәтләрен белдерделәр. Районның халыкка юридик һәм социаль мәсьәләләр буенча җаваплы органнар вәкилләре районның прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, нотариус Гөлнара Хөснетдинова, опека һәм попечительлек секторы баш белгече Миннәзия Габделхакова, "Наз" бүлекчәсе юрист-консультанты Гүзәл Шәрәфетдинова, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Ләйсән Шакирова, мәгариф идарәсе методисты Римма Әшрәпова, психологик-педагогик үзәк директоры Гүзәл Закирова, башкарма комитетның юридик бүлек мөдире Раил Мостафин бирегә килгән әти-әниләр хөрмәтенә балаларга кагылышлы юридик ярдәмнәрне ассызыклап, киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250