Балтачта үзәк чыршы ачылды (+фоторепортаж)
"Балтач" ял паркында үзәк чыршыны ачу тантанасы булды
Әлеге чараның программасы мавыктыргыч итеп әзерләнгән иде. Балтачлыларны сәхнәдән Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләде, район мәдәният үзешчәннәре, укучылар, балалар катнашында әзерләнгән театральләштерелгән тамаша, җырлы-биюле концерт номерлары бәйрәмгә тагын да күтәренке рух өстәде. Аннан соң бергәләп чыршыдагы утларны кабыздылар.Райондашларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов килгән иде. Бәйрәмгә килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте, саф һава сулады, балалар шугалакта, таудан шуды, атынчык атынды. Самавырларда чәйләр дә кайнады, шашлыгы да пеште, сәүдә дә гөрләде.
Кыскасы, балтачлылар үзәк чыршыны шаулатып-гөрләтеп, ачык дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев