Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта үзмәшгульләрне теркәу эшчәнлеге җитәрлек түгел

Республикадан тәкъдим ителгән план нигезендә районда кимендә 444 үзмәшгульлек белән шөгелләнүче рәсми рәвештә теркәлергә тиеш, дүрт ай узды, теркәлүчеләр саны бары 57 генә.

Бу турыда район Советы утырышлар залында үткәрелгән атналык киӊәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенеӊ беренче урынбасары Илшат Галимуллин җиткерде. Республикадан тәкъдим ителгән план нигезендә районда кимендә 444 үзмәшгульлек белән шөгелләнүче рәсми рәвештә теркәлергә тиеш, дүрт ай узды, теркәлүчеләр саны бары 57 генә, дип билгеләп узды ул. Кайбер авыл җирлекләрендә кешеләргә хезмәт башкаручы 60-70 шәхси трактор бар, район буенча алырныӊ саны 500гә якын, шулай булгач, бу юнәлештә авыл җирлекләренә җиӊ сызганып эшләргә кирәк, дип аны район башлыгы Рамил Нотфуллин да куәтләде.

Үзмәшгульлек мәсьәләсе буенча, «Бердәм Россия» бүген федераль үзәккә үзмәшгульләр эшен җайга салучы барлык закон нормаларын һәм кагыйдәләрне яңадан карау кирәклеге турындагы инициатива белән чыга, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзмәшгульлек