Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачтагы фотоүзәк сезне көтә!

Иске фотографияләргә реставрация ясату мәшәкатьләре белән йөргәндә танышларым Фәридә Иванова белән Радик Хәбибуллиннарга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

Танышларымның киңәшләре буенча Балтач үзәгендәге «Азалия» кибетенә юнәлдем. Кибетнең икенче катында урнашкан фотоүзәк мине су буе чират белән каршы алды. Кемдер портфолио ясата, икенчеләре конкурска дип фотосурәтләр чыгарта, ул арада документка фото кирәк иде дип тә керүчеләр булды. Чын кырмыска оясын хәтерләтте бу мизгел. Бу исә күрсәтелә торган хезмәт өчен иң югары бәя, минемчә.
- Без документка фотолар ясау белән беррәттән, юбилейларда, чыгарылыш кичәләрендә, никах-туйларда фотога һәм видеога төшерәбез, аларны клиент теләге буенча эшләп, әзерләп бирәбез, - дип сүз башлады Фәридә Иванова.

Санаган кадәре алар күрсәтә торган хезмәтләрнең бик азы гына булып чыкты. Иске фотографияләргә реставрация ясау, видеокассетлардагы язмаларны дискка күчерү кебек хезмәтләрдән дә райондашларыбыз еш файдалана булып чыкты. Бәйрәмнәргә чакыру билетлары, котлау открыткалары, визиткалар, рекламалар, этикеткаларга кадәр эшлиләр биредә.
Тиздән Җиңү көне якынлаша, барлык җирлекләрдә «Үлемсез полк» акциясе кысаларында палакатлар эшләнә. Бу юнәлештә мөрәҗәгать итүчеләр бармы, дип кызыксынам.
- Балтачлылар гына түгел, хәтта авыллардан кадәр килеп эшләтүчеләр булды. Узган ел заказлар шуның кадәр күп булды, 9 майга чак өлгерттек. Инде быелгы бәйрәмгә дә бик күп заказлар алдык, - ди Радик Хәбибуллин.
Әлеге плакатлар клиентларның үз тәкъдимнәре буенча А-3 форматыннан башлап, фотография яки фотография һәм текст белән, гади яки фотокәгазьгә ламинант белән эшләнә икән.
Шулай ук китап төпләү, үзе ябыша торган бизәкләр (самоклейка) хезмәте дә бик актуаль булып чыкты. Футболкаларга бизәкләр төшерү дә соңгы арада бик популяр булып киткән. Бизәкләр ак яисә төсле футболкаларга төшерелә, диләр осталар.
Кыскасы, фотога яки видеога төшерү, реставрация эшләтү, я булмаса шушы юнәлештәге башка хезмәтләр буенча һич икеләнмичә Фәридә Иванова белән Радик Хәбибуллинга мөрәҗәгать итә аласыз. Тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү, индивидуаль якын килеп эшләү фотоүзәкнең иң зур плюсе. Фотоүзәк сезне көтә! Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250