Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачтагы Тукай көннәре ел саен Сасна Пүчинкәсендәге Бибимәмдүдә каберлегенә чәчәк салудан башлана

Очрашу үткәреләме, читтән кунаклар киләме, Тукай исемендәге хуҗалыкны озак еллар җитәкләгән Нурулла Сәгъдиев аларны Сасна Пүчинкәсендәге Габдулланың әнисе каберенә алып килми калмый. Быел Тукай туган көн алдыннан ул редакциягә шагыйрьнең «Исемдә калганнар» дигән кечкенә генә китабын алып килде. Аның теләген дә искә алып, шуннан безнең якка кагылышлы кечкенә генә өзекне...

Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч авылында Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, карт атасы тере вакытта ук авылыбыз Кушлавычка мулла булмыштыр.
Минем туганыма биш ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып үлгән.
Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам, мине авылыбыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыкка вакытлыча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна исемле авылның мулласына ки-яүгә чыккан...
... Анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк, ул бервакыт мине үзе янына Саснага алдырырга атлар җибәрткән.
Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр.
Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка уты-рып киткән минутларда мин, бала булсам да, хәзер дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.
Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады - анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә.
Ләкин бу рәхәт озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган...
Мин монда, әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, ялан аяк, ялан баш хәлемдә капка астыннан, үкереп елый-елый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» - дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә хәтерләвемне язамын.
Г.Тукай «Исемдә
калганнар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250