Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачтан мультфильм ясадылар инде

Безнең районыбызның да үз мультфильмы пәйда булачак һәм анда яшь рәссамчыларыбызның да өлеше керәчәк, исемнәре тарихта калачак...

Шулай дисәк тә буладыр инде, чөнки бүген районыбызга башкалабыз Казаннан “Татармультфильм” оешмасының анимацияләр студиясе директоры вазыйфаларын башкаручы Дарья  Митрофанова, рәссамчы-аниматор Дмитрий Бурдыкин, менеджер Роман Афанасьев  килде һәм район үзәк китапханәсендә сәнгать мәктәбенең рәсем дәресләренә йөрүче балалар белән очрашу үткәрде. Очрашу фәнни һәм гамәли рәвештә узды. Башта “Век Татарстана”  дигән узган  ел республикада старт алган проектны ( шуңа күрә быел ул   “Век Татарстана -2” дип атала)   район буйлап әйдәп йөртүчеләр Татарстан тарихы турында видеоролик  тәкъдим итте, балаларның тарих турындагы белемнәре белән кызыксынды, аннан мультфильмнарның ничек тормышка ашулары турында җентекләп сөйләде, ягъни мастер-класс күрсәтте. Гамәли өлештә балаларга “Кунакчыллык” проекты тәкъдим ителде, ягъни балалар Балтач районының истәлекле, тарихи, кунакчыл, күркәм урыннары турында рәсемнәр ясарга һәм  иҗатларын “Татармультфильм” тәкъдим иткән электрон адрес буенча җибәрергә тиеш. Әнә шулай итеп алга таба безнең районыбызның да үз мультфильмы пәйда булачак һәм анда яшь рәссамчыларыбызның да өлеше керәчәк, исемнәре тарихта калачак. Әлеге чарада үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә район кино оешмасы һәм аның җитәкчесе  Радик Михайлов, сәнгать мәктәбе җитәкчесе Миләүшә Кадыйрова да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кино

2
X