Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачыбыз сарыга күмелде (+фото)

Бар дөньяны матурлыкка күмеп, тузганаклар чәчәк атты, әйтерсең, җир өстенә сары келәм түшәлде.

Тузганак әле ул матурлык кына түгел, аның тамыры ашказаны-эчәк авырулары вакытында һәм аппетитны көчәйтүче, ашкайнатуны яхшыртучы чара буларак кулланыла. Болгария табиблары аны анемия, атеросклероз, тире авыруларын дәвалауда файдаланалар. Тузганак чәчәгенең бөреләрен җыеп маринадларга һәм төрле винегретларга өстәргә мөмкин. Ә яз көне җыелган яшь яфракларны салат рәвешендә куллану организмны витаминнарга, минераль тозларга, тимергә, фосфорга, кальцийга баета. Мондый салат бөер авырулары белән интеккән кешеләргә аеруча файдалы. Чәчәкләреннән әзерләнгән кайнатма да тел йотмалы тәмле килеп чыга. Ә сезнең әлеге кайнатманы әзерләгәнегез бармы? Рецептын тәкъдим итәбез. ясап карагыз әле.

400 г тузганак чәчәге, 1 л су, 2 лимон, 1,5 кг шикәр комы. Чәчәкләрне салкын суга салып, яхшылап юарга. Тишекле чүмечкә салып саркытырга. Кәстрүлгә салырга. Лимонны юып, кабыгы белән бергә турарга. Су салып, лимон белән чәчәкне 10 минут кайнатырга. Утны сүндереп, 24 сәгать бүлмә температурасында тотарга. Сөзеп, шикәр комы өстәп, кайнатып чыгарырга да сүрән утта 30 минут кайнатырга. Стериль ләштерелгән банкаларга тутырып, суыткычта сак ларга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать баласы