Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачыбызга яз килә!

Гәрчә һава шартларын төрлечә алдан әйтүчеләр март аеның чагыштырмача салкынрак буласын һәм язның соңрак киләсен вәгъдә итсәләр дә, яз үзен инде сиздерә.

Казан чорында югарырак курста укыган дустым Хәмит абый, көннәр бераз жылытып, түбәләрдән тамчылар тама башлагач, ниһаять, бу кышны да кышлап чыктык, дип кабатларга ярата торган иде. Гәрчә һава шартларын төрлечә алдан әйтүчеләр март аеның чагыштырмача салкынрак буласын һәм язның соңрак киләсен вәгъдә итсәләр дә, яз үзен инде сиздерә. Җирдә тереклек нигезе булган кояш инде иртән нурларын җиһанга тарата, никадәр суык булса да, күӊелдә җылылык хисе хакимлек итә. Тиздән-тиздән гөрләвекләр агуын, бөреләр уянуын сиземләү, бар тереклекнеӊ яӊаруын белү күӊелгә дәрт өсти.

Күпләребез, Сабантуй болынлыгы ягына чыкканда, быел Шушма елгасы ярларыннан чыгармы, ерак 70 еллар ахырында булган су басулар булмасмы, дип тә уйлыйдыр. Монысын без әйтә алмыйбыз, әмма кар катламыныӊ узган елгыга караганада калынрак икәнен күпләребез кар көрәгәндә сизгәндер. Шунлыктан, бүгеннән су агу юлларын кар көтләреннән арындыра башласак та, иртә түгелдер.

Кыш белән яз каршылыгы озак дәвам итәрме – анысы билгесез. Ничек кенә булса да, киләчәк язныӊ һәр көне хәерле-имин, булачак муллыкка нигез булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать баласы