Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачыбыз читтә калган яки Тукай безнеке дә ул

"Татар-информ" сайтындагы хәбәрләрдән "Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләре Тукайның туганнары белән очрашкан" дигән юлларга тап булдым.

Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләре күптән түгел Арча районы Кушлавыч авылына барганнар. Монда, Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар" китабы язылуга 105 ел тулуы уңаеннан, Арча һәм Әтнә районы арасында "Дуслык күпере" - очрашу үткәргәннәр. "Тукайның туганнары - Казаннан кайткан Газизә апаның оныклары белән дә таныштык. Арчадан килгән туган тиешлеләре дә бар иде. "Каргышлы балачак" документаль фильмының җиденче бүлеген карадык", - дип язылган әлеге хәбәрдә.
Укыдым да: "Балтачыбыз бу чарадан ник читтә калды икән?", дип куйдым. "Исемдә калганнар" китабында Сосна Пүчинкәсе авылы, аның кешеләре, шагыйрьне дөньяга тудырган газиз әнисе Бибимәмдүдәнең каберлеге турында якты истәлекләре урын алган бит. Шагыйрь рухын ел саен Татарстан Язучылар берлегенең күренекле әдипләрен үзенә җыя торган Субаш авыл җирлеген дә исебездән чыгарырга һич ярамый. Шушы истәлекләргә нигезләнеп, Тукай безнеке дә ул, дияргә хакыбыз бардыр, мөгаен.
Фото: http://belem.ru/node/5551

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250