Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның талантлы яшьләре грантлар ота (фото)

Райондашларыбыз грантлар отып, бүгенге көндә төрле юнәлешләр буенча үз проектларын гамәлгә ашыра.

Балтачның талантлы яшьләре «Балтач муниципаль районы премиясенә дәгъва кылу өчен иң яхшы яшьләр проекты» конкурсында җиңү яулап, бүгенге көндә төрле юнәлешләр буенча үз проектларын гамәлгә ашыра.

Әхмәдуллина Айсылу һәм Сәйфетдинова Наилә кулланылган батареяларны җыю, утильләштерү һәм эшкәртү буенча проект язганнар иде, бу хәзерге вакытта бик актуаль. Әлеге конкурс кысаларында алар батарея контейнерлары урнаштырдылар, һәм шулай итеп алар экологик проблеманы хәл итәргә телиләр. Алар өчен иң мөһиме-кешеләрнең әйләнә-тирә мохитнең торышы безнең һәрберебезгә бәйле икәнен аңлаулары. 

Тагын бер җиңүче Мөхәммәтова Гөлназ. Ул «Арт-очрашулар» проекты кысалаырнда яшьләрне холста рәсем ясарга өйрәтү буенча мастер-класслар үткәрә. Максаты — үзендә яңа мөмкинлекләр ачу һәм матурлык аша үз хисләрен белдерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев