Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта -17 градуска кадәр суытачак?

«Явым-төшемсез һәм салкын һава торышы киләсе атна башында да сакланачак.

Иртәгәдән башлап һава торышы бозыла һәм республикада янә кар явачак, буран һәм көчле җил чыгачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк кисәткәнчә, 18 ноябрьдә республикада буран чыгуы көтелә, буран вакытында күз күреме начарая һәм юлларда кар көртләре барлыкка килә. Һава температурасы төнлә 0..-8, көндез 0..-5 градус тәшкил итә. Шимбә көнне дә шундый ук һава торышы көтелә.  

20 ноябрьдә Татарстан антициклон йогынтысында кала. Явым-төшем көтелми, һава температурасы төнлә -8..-13, урыны белән -17 градус тәшкил итә. Көндез исә -4..-10 градус була.  

«Явым-төшемсез һәм салкын һава торышы киләсе атна башында да сакланачак», - диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев