Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта бер яклы хәрәкәтле урамнар артачак

Шушы көннәрдә районыбызда юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда сөйләшенгән төп мәсьәлә — район үзәгендәге кайбер урамнарны бер яклы хәрәкәтле итү.

Шушы көннәрдә районыбызда юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда сөйләшенгән төп мәсьәлә — район үзәгендәге кайбер урамнарны бер яклы хәрәкәтле итү. Шулай ук комиссия тарафыннан район юлларында булган проблемалар каралды, өч айлык нәтиҗә ясалды. Болар һәм башка мәсьәләләр хакында без район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Рашат улы Мөбарәкшин белән сөйләшеп уздык.

— Искәндәр Рашатович, бер яклы хәрәкәтле урамнар кайсылары булыр дип көтелә һәм бу үзгәрешләр кайчан булачак?

— Әлегә болар хакында сөйләшүләр генә алып барылды. Хәзер инде проектын эшләп, ул тиешле органнар тарафыннан кабул ителсә, аннан соң юл билгеләре куеп, август-сентябрь айларында үзгәрешләр үз көченә керер дип планлаштырабыз. Кайсы урамнарда үзгәрешләр була дигәндә, Киров урамы (Ленин урамыннан килеп, хәрби комиссариат яныннан борылып менеп китә торган урам — З. Ф.) буенча бары тик өскә таба гына хәрәкәт итеп булачак, шул ук урамнан Булатов урамына да борылып була, ул шулай ук бер яклы гына булып калачак. Советская урамы безнең берничә ел бер яклы юл хезмәтен үти инде, аннан бары тик аска таба гына хәрәкәт итәргә рөхсәт. Үзгәрешләр Кави Нәҗми урамына да кагылачак, Балтач урта мәктәбеннән Пенсия фондына таба төшә торган урам ул һәм киләчәктә аннан да бары тик төшәргә генә рөхсәт ителәчәк. Шулай ук Чехов урамы, ягъни Нариманнан килеп, ДОСААФ яныннан борылып өскә менеп китә торган урам да бер яклы гына булып калачак, өстән төшәргә ярамаячак. Әйтеп үткәнемчә, әле бу планлаштырыла торган гына эшләр, ләкин якын вакытта ул үз көченә керер, чөнки быелгы кышта кар күп булуы, урамнарның тар булуы үзгәрешләр кертергә кирәклекне тәгаен күрсәтте. 

— Комиссия утырышында күтәрелгән проблемалы мәсьәләләр хакында да сөйләп узыгызчы?

— Районыбызда булган юл-транспорт һәлакәтләреннән чыгып, аларның ешрак кабатлана торган урыннары турында сөйләшеп уздык. Өстәге кольцевойда Малмыж ягыннан килгән машиналар кольцевойдан хәрәкәт иткән транспорт чараларына юл бирмәү сәбәпле, килеп чыккан юл һәлакәтләре ешаеп китте. Узган ел анда зыян күрүчеләр белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлсә, быел инде берәү булды һәм аларда балигъ булмаган балалар да зыян күрде. Анда инде юл да яктыртылган, тиешле юл билгеләре дә, махсус сикертмә дә бар, тик шоферларның игътибарсыз булуы юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәпче була. Шуңа да без монда шоферларның игътибарын җәлеп итә торган баннер куярга дип сөйләштек. Шундый тагын бер урын — ул Балтач ягыннан килеп, Сосна авылына керә торган юл. Биредә узган ел да юл-транспорт һәлакәтләре булган иде. Быел авыл эченнән чыккан машина төп юлдан килгән машинага юл бирмичә, көчле генә авария булды һәм бер шоферның сәламәтлегенә хәйран гына зыян килде. Анда махсус сикертмә куярга дип сөйләштек. Аннан соң юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау, ягъни ямочный ремонтлар турында сүз алып барылды. Әлегәчә һава торышы бу эшләрне башкарырга мөмкинлек бирмәгән иде. Юллар кипшереп китүгә, Ленин һәм Нариман урамнарындагы начар участоклар иң беренче чиратта эшләнәчәк, дип белдерделәр юл идарәсеннән.

— Искәндәр Рашатович, штрафларын түләмәүчеләр белән эшләр ничегрәк бара? Штрафым бар икәнен белмәдем, вакытында түләгән булыр идем, диючеләргә нинди киңәш бирер идегез?

— Вакытында штраф түләмәү-челәр белән эш бара. Андыйларга РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча беркетмә төзелә. Быел 43 беркетмә төзелеп, аларның бишесе буенча арест бирелде, 12 факт буенча штрафны икеләтә арттырып түләү һәм биш кешегә мәҗбүри эш сәгатьләре йөкләнде. Калган эшләр әлегә судта.

Штрафларын вакытында түләмәүчеләр саны кимеде, узган ел бурычлары ун мең сумнан арткан 26 кеше бар иде, быел андый 12 кеше генә калды. 

Штрафлары бар икәнен кеше ике очракта белмичә калырга мөмкин, беренчедән, почтага заказной хат җибәрәләр, почта таратучы бу хакта хәбәр итүче кәгазьне адресатка тапшырырга өч тапкыр кереп карый, әгәр өч тапкырында да ул бу кәгазьне тапшыра алмый икән, заказной хат кире җибәрелә. Икенчедән, мондый хат килмәскә дә мөмкин, әгәр дә кеше госуслуги порталында хатларны электрон форматта алырга ризалык бирсә. Бу очракта инде кешенең госуслугисына штрафыгыз бар дигән хәбәр килә һәм анда протокол да беркетелгән була. Шуңа да һәркем вакыт-вакыт госуслуги порталындагы шәхси битенә кереп, штрафларын күзәтеп барсыннар иде. Яки инде район ЮХИДИ бүлегенә 2-54-43 номеры буенча шалтыратып, монда эшләүчеләргә мөрәҗәгать итә алалар һәм аларга штрафлары бармы, юкмы карап әйтәчәкләр. 

— Көннәр җылыну белән ике тәгәрмәчле транспорт чаралары да юлларда күренә башлаячак. Аларга кагылышлы яңалыклар белән таныштырып узыгызчы?

— Әйе, хәзер юлларда мопедлар, скутерлар күренә башлаячак. Алар белән идарә итәр өчен «М» категорияле йөртү хокукы кирәк. Әлеге категорияне 16 яшьтән алып була. Шулай ук 14 яшькә кадәр олы юлларда сәпидләрдә йөрергә ярамый. Узган ел электросамокатларга кагылышлы да үзгәрешләр керде. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсенең 2 бүлеге нигезендә электросамокатта йөрү кагыйдәләрен бозган өчен дә беркетмә төзеп була. Замана алга атлый, электросамокатларның да зур егәрлеклеләре бар хәзер, андыйлары белән идарә итәргә шулай ук «А» категорияле йөртү танык-лыгы кирәк. Әгәр категориясе юк икән, электросамокат белән идарә итүче штрафка тартылачак. Һәрбер транспорт чарасы белән идарә итәргә рөхсәт бирелүче яшь чикләүләре бар һәм алар белән идарә иткәндә юл кагыйдәләре дә үтәлергә тиеш. Әгәр дә шулар бозыла икән, әти-әни штрафка тартыла, бала да, гаилә дә учетка куела. Әти-әниләр шуларны да исәптә тотып, мондый төр транспорт чараларының балалар өчен куркыныч булуын да онытмыйча, балалары сораган һәрбер төр транспорт чарасын алып бирергә ашыкмасыннар, алып биргән очракта, балаларын контрольдә тотсыннар иде.

Инде быел бер очрак булды — 17 яшьлек алкоголь кулланган егет машина белән идарә итеп тотылды. Бу очракта без документларны җыеп балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиягә тапшырабыз, җәзаны да шул комиссия билгели. 

— Сүз исерек шоферлар турында кереп киткән икән, бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре ничек?

— Өч ай эчендә алкоголь кулланган 19 шофер эләкте, узган ел 17 иделәр. Шушы 19 шоферның икесе кабаттан исерек килеш руль артына утыручылар. Рамазан аеның беренче үк атнасында ике хатын-кыз шоферга да алкоголь кулланып машина белән идарә иткән өчен беркетмә төзелде. Элек гел ир-атлар гына очраса, хәзер инде хатын-кызлар да исерек килеш машинада җилдерә башлады. Ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү дә, 30 мең сум штраф түләү дә, тукта әле, мин бит берәр авария китереп чыгара алам, дигән уйлар да туктатмый шоферларны. Үз тормышлары да, кеше гомере дә түгел, алкоголь беренче урында тора кебек... 

— Искәндәр Рашатович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова

Сәламәтлеккә зыян китерүче авыр юл-транспорт һәлакәтләре саны быел инде дүртәү булды.
КАЗАН-МАЛМЫЖ-КЕЧЕ ЛЫЗИ ЮЛЫНДА, ягъни Арбаш авылы фермасы янында була бер авария. Алкоголь кулланган килеш руль артына утырган «Лада Приора» машинасы шоферы идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм «Ока» машинасына килеп бәрелә. Икенче автомобиль шоферының сәламәтлегенә зур зыян килә. Бүгенге көндә әлеге авария буенча тикшерү бара, җинаять эше ачылды, бу очракта судның карары да кырыс булып, алкоголь кулланып юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган шофер ирегеннән дә мәхрүм ителергә мөмкин. 
БАЛТАЧ ЯГЫННАН КИЛЕП, СОСНА АВЫЛЫНА КЕРЕП КИТӘ ТОРГАН ЮЛДА булган һәлакәттә шулай ук шофер зыян күрде. «Лада Ларгус» машинасы белән такси хезмәтен үтәүче шофер авыл эченнән чыкканда, төп юлдан килүче «Рено Логан» машинасына юл бирмичә, авария килеп чыга. Әлегә бу эш буенча автоэкспертиза бара. 
М-7 «ВОЛГА» АВТОЮЛЫНДА, ягъни өстәге кольцевойда Малмыж ягыннан килүче, «Хендай Солярис» автомобиле белән идарә итүче шофер кольцевойдан хәрәкәт итүче «Лада Гранта» машинасына юл бирмәү сәбәпле, икенче автомобильдәге бала зыян күрә.
Бер очракта ҖӘЯҮЛЕ ЗЫЯН КҮРДЕ. Районыбызның бер авылында буранлы көннәрдә кар чистарткан трактор астына җәяүленең аягы эләгеп, сәламәтлегенә хәйран гына зыян килде.
Хөрмәтле райондашлар, шофермы сез, җәяүлеме, юлларда һәрчак кагыйдәләрне үтәп йөрүегезне сорар идек. Гомер бер мизгелдә өзелгәнне онытмасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев