Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар Казан Сабан туен гөл итте

Казан Сабан туенда Балтач егете Аяз Хәйретдинов батыр калды


Яңгыр димәде, салкын димәде, бүген Казанда  Сабан туйлары гөрләде, Балтачыбыз алдынгылары ямьле бәйрәмне күңел нурларына күмде. Иң зур куаныч, башкаланың Аккош күлендә узган Казан Сабан туенда Балтач егете Аяз Хәйретдинов үз үлчәү авырлыгында батыр калды.

 

Афәрин, батыр егет! Тренерың Ринат Хәйретдиновка мең рәхмәт! Шулай ук данлыклы көрәшче, дөнья чемпионы булган әтисе Айдар Хәйретдиновның төпле киңәшләре Аязга районыбызны данлы итәргә зур этәргеч. Белүебезчә, Балтач урта мәктәбе укучысы Аязның бу тәүге генә җиңүе түгел, моңарчы да көрәшче егетебез Казан Сабантуе батыры булып калды һәм дә яшүсмерләр арасында район Сабан туе батыры да — ул! Рәсәй чемпионы да булырга өлгерде.

 


Сәнгать мәктәбенең Эрик Васинкин җитәкчелегендәге «Восторг» бию төркеме Сабантуй кунакларын ничек куандырды! Моны сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Илебез авырлыклар кичергән вакытта да Балтачыбыз күңел нурын җуймый, халкыбызның тормыш-көнкүрешен матурлап, алга, җиңүләргә барырга омтыла. Карадуган Себер тракты музееның күчмә келәтен генә алыйк, кайда гына оештырмасыннар, биредәге экспонатлар үзенә тарта, Балтачның тарихи бер почмагыннан тиз генә китеп булмый. Үзешчәннәребезнең ялкынлы чыгышлары, мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең, китапханәчеләребезнең хезмәте кайда да мактауга лаек. Балтачыбызның аш-су остасы, «Милли ашлар» проекты хуҗасы Альбина Фәсхееваның Тынычлык бистәсендәге Сабантуйда күргәзмәгә куйган  200 килограммлы авырлыктагы чәк-чәк - Сөмбикә манарасы хушыңны алырлык! Оста да инде үзе һәм аның командасы! Дәү әни, дәү әти дә шунда, онык та биеп тора, аты да җир сукалый, өе дә шәп...,- әнә шундый детальләр белән бизәлгән чәк-чәк манара. Яңгыр да зыян салмады, Татарстаныбыз Рәисен дә Сөмбикә манарасы төз каршы алды. Чын останың иҗат җимеше шулай нык була аның, боз яуса да эреми.
Афәрин, Балтач! Кайда да йөзең ак, сыең тәмле, сәүдәң гөрләп тора синең. Миллилекне әйткән дә юк. Башкала Сабантуен гөрләткән һәркемгә, җирлекләргә, җитәкчеләргә афәрин диярлек. 

Әнә шулай, Балтачыбыз Казанның  Дәрвишләр бистәсендәге Сабантуй белән башкаланың башка урыннарындагы Сабантуйларын да гөл итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев