Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Балыкчылар авылы»н балалар һәм яшьләр сәламәтләндерү лагере итеп үзгәртеләчәк

Кунакханә комплексы территориясендә 42 урынлы тагын 5 корпус, мәдәният үзәге һәм ашханә төзеләчәк.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районындагы «Балыкчылар авылы»н балалар һәм яшьләр сәламәтләндерү лагере итеп үзгәртергә йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президентны Арча муниципаль районына эш сәфәрендә республика Премьер-министры Алексей Песошин һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.

Кунаклар «Балыкчылар авылы», инфраструктура һәм территория белән танышты. Комплексны күлләр әйләндереп алган, аның территориясендә ял итү өчен 11 йорт, кунакханә-күңел ачу һәм мунча биналары, шулай ук җәйге кафе урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә «Балыкчылар авылы»н балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру нормаларына туры китерәчәкләр. Комплекс дәүләт милкенә күчеп, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы яшьләр сәясәте объекты булачак.

Кунакханә комплексы территориясендә 42 урынлы тагын 5 корпус, мәдәният үзәге һәм ашханә төзеләчәк. Лагерьда бер үк вакытта 250 кеше ял итә алачак.

Яңа лагерьда Татарстан Студентлар лигасы белем бирү форумын, шулай ук балалар һәм яшьләр өчен республика профиль сменаларын үткәрү күздә тотыла.

«Балыкчылар авылы» инде киләсе җәйге сезонда ук яңа форматта эшли башлаячак.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балыкчылар авылы