Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Банка дисәң, зыянлы, каппинг дисәң...

Үткән ел җәй, 9-19 августта Рио-де-Жанейрода үткән Олимпия уеннары тарихка үзенең уңышлары белән генә түгел, шау-шулары белән дә кереп калыр, мөгаен. Бу хакта бик күп язылды, сөйләнде. Юк, сүзем бу хакта түгел.

Хәтерләсәгез, әлеге уеннарда йөзү буенча биш алтын, бер көмеш медаль откан, барлыгы 23 тапкыр Олимпия чемпионы булып танылган легендар америкалы Майкл Фелпсның кулбашында, аркасында түгәрәк таплар-эзләр күреп, бар дөнья шаулады. Ул куйган рекордларга караганда да, бу тапларга күбрәк игътибар иттеләр шикелле.

Ә бит күз ташлау белән барыбыз да, төгәлрәге, урта буын, аларның ни-нәрсә икәнен бик тиз чамаладык. Элекке безнең медицинада иң киң таралган дәвалау чарасының берсе - банка эзләре иде бу. СССР чорында салкын тисә дә, үпкә, тын юллары ялкынсынса да, арка-күкрәктәге мускуллар авыртса, сызласа да, иң очсызлы һәм иң тиз уңай нәтиҗә бирә торган дәвалау алымы иде ул.
Горчичниклар белән чиратлаштырып көн аралаш барган бу процедураларны өйдә дә эшләп була һәм бернинди кыенлыгы юк, шунлыктан, һәрбер йортта әлеге банкалар булу гадәти хәл иде.

Без балалар үстергән елларда, башка очсызлы дәвалау чаралары белән бергә, банкалар да аптекалар челтәреннән алынды, юкка чыкты. Табиблар аны билгеләүдән туктады, ниндидер зыяны турында имеш-мимешләр таралды. Әмма тәҗрибәле шәфкать туташлары, табиблар аннан бөтенләй баш тартмады. Кайберсе таныш-белешкә рәсми белешмә белән түгел, халык медицинасы буларак киңәш итсә, поликлиникаларга баргач, табиблар бу эзләрне күрмәмешкә сабышты. Үзебезгә дә әлеге банкалардан бүгенгәчә баш тартып бетерергә насыйп булмады.

Безнең Салавыч балалар бакчасында шәфкать туташы булып бик тә тәҗрибәле, белемле Мәдәния апа Габдрахманова эшләде. Балаларга салкын тисә (температуралары булмаса, билгеле), ул: "Әгәр рөхсәт бирсәгез, банка салам", - ди иде. Билгеле, күпләр рөхсәт бирәбез һәм берничә көннән файдасы күз алдында була иде. Бишенчедә укыганда, улым тын юлына бик нык салкын тидерде һәм бик еш кабатланучы әлеге хроник төс алган бронхит белән күп тилмердек. Аз гына салкын тисә дә, сулый алмас дәрәҗәгә җитә, педиатрлар инде астма белән куркыта башлаган иде. Өйдә ашыгыч ярдәм күрсәтә торган барлык препаратлар, ингалятор һәрчак әзер торды. Аларга ярдәмгә нәкъ менә әлеге банкалар килә иде. Зыянлы дигәч, күпләр ташлап бетерсә дә, бәхеткә, кул селтәмәгән идек. Хастаханәгә бара башласак, улым әлеге банка эзләреннән курка, тик, рәхмәт яугыры, безнең педиатрлар кап-кара булып ярылып яткан әлеге эзләрне күрмәмешкә сабышты. Файдасы күз алдында иде шул. Майкл кулбашындагы эзләр турында шау-шу кузгалгач, боларның барысы кабат күз алдыннан үтте. Әле шул америкалы аркасында тагын бик күп "яңалык-ачышлар" да белдек.

Баксаң, без кайчандыр зыянлы дип кул селтәгән әлеге банкалар... бик файдалы икән. Тик аның файдалы икәнен тану өчен әлеге эзләрнең данлыклы чит ил спортчысы аркасында барлыкка килүе кирәк булды. Алар инде банка дип түгел, каппинг дип атала һәм бу дәвалау чарасының тамырлары кытай медицинасына барып тоташа икән. Спортчылар, бигрәк тә гимнастлар, боксерлар, теннисчылар бик үз итә икән каппингны. Бизнез-шоу йолдызлары арасында да бик популяр икән ул. Акча түләп эшләнгән (мондый данлыклы кытай медицинасының бәясен бераз чамалап була) мондый процедура ... авыру-авырту-сызлауларны җиңәргә ярдәм итә ди. Инде галимнәр дә каппингның файдасы турында уйлана, эзләнә, ачышлар ясый башлаган - организмның травмаларга, деформацияләргә һәм нагрузкаларга чыдамлылыгын көчәйтә, иммун системасының "җавабы"н арттыра, организмның активлыгын үстерә икән ләбаса, бу каппинг дигәннәре! Әле мөмкинлекләре һәм файдасы өйрәнелеп бетмәгән һәм бу процедураның резервлары бик күп икән.

Күңелдә урынлы риторик сорау туа: бәлки теге чакта аны нәкъ менә бик очсызлы һәм бик файдалы булганы өчен кулланыштан алганнардыр?!
Рәхим ит, банка! Каппинг дип, заманча матур исемгә төрелеп, кире кайтуың белән!


PS. Бүген сезгә поликлиника-хастаханәләрдә каппинг дигән дәвалау чарасы билгеләсәләр, аптырап калмагыз. Банкалар юк дип тә хафаланмагыз, бик файдалы икәне исбатлангач, аларны хәзер "штамплый" башлаячаклар. Бәясе дә исеменә лаек, заманча булырдыр, мөгаен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250