Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бар икән бит ул кызыл итекләр

Әле беркөнне интернетта эзләнеп утырганда күземә Кукмара итекләре чалынды.

Нинди генә бизәклеләре, нинди генә төстәгеләре юк. Хәтта кызыллары да бар. Шуларны күрдем дә үзәкне өзеп үземнең мәгънәсез шаяруым исемә төште. "Эх, дәү әни, бар икән бит ул кызыл итекләр..."
Ел саен дәү әнием кыш айларында бездә берәр ай кунак булып китә. Аны түземсезлек белән көтеп алабыз. Сумкасында һәрвакыт безнең өчен бәйләнгән йон оекбашлар була. Монда килгәч тә тик утырмый, йон яза, эрли һәм шул эрләгән йоны беткәнче безгә оекбашлар бәйләп калдыра.
Дәү әни белән кем йоклавы аерым зур бәхәс тудыра. Минем дә, сеңлемнең дә аның белән йоклыйсы килә, чөнки дәү әнинең бармаклары бер дә тик тормый, әле чәчне, кулларыңны сыпыра, аркаңны кашый, рәхәт...
Сеңлем белән әйткәләшеп тә, елап та бетәбез, әмма чын дөресен әйтим, аның белән йоклау бәхете күбрәк миңа тәти иде. Мунчаны да аның белән керәбез, ул орышмый, аның белән юынганда күзгә куык та керми. Ул күбрәк чәчен әче су белән юа, без дә кызыгып юып карыйбыз, исе ошамый да кире шампунь белән юабыз.
Дәү әни ел саен нинди дә булса йомыш белән килә. Төп йортта үзе белән яшәүче малае яки килененә яисә йортка нәрсә дә булса кирәк. "Сездә гел китереп саталар, берәр капчык шикәр комы булмасмы(монысы элегрәк), Илгизгә эшкә берәр чалбар юнәтәсе булыр, бишмәте дә тузып килә, быел Илгизгә киез итекләр кирәк, сатып йөрмәсләрме икән, белешерсең, Илсияр...". Һәр елны шулай ... һәм ул бу йомышын Ходайның һәр бирмеш көнендә берничә кабатлап, синең исеңә төшереп тора. Нишләтәсең бала бит...
Әнә шул итек вакыйгасы һаман да күңелне тырнап тора. Ул елны Илгиз абыйга һәм үзенә итекләр кирәк иде. Ә бездә аларны килеп сатып йөриләр. Бер көнне укудан кайтканда итек сатучы машина күршеләр капка төбендә тора, әни дә чыккан, итекләр сайлый. Миңа нәрсә, вәт берәүнең кызык ясыйсы килде. Кердем дә : Дәү әни, анда итек сатучылар килгән, әллә нинди төстәгеләре бар, әни сиңа кызылын ала, - дип әйтеп ташладым.
Оят билләһи, үзеңне шулкадәр яратып, иркәләп торган карчыкны үртә әле. "Иии, валлаһи, нәрсәгә миңа кызыл итекләр, нәрсә уйлый бу Илсияр", - дип сөйләнә-сөйләнә чыгып йөгерде ул. Чыккан да "Кирәкми кызылын ала күрмә", - дигән ул кап-кара итекләрдән башкасы булмаган, итек сайлап торучы әнигә. Алар кергәч бераз эләкте инде үзе, аннары көлештек. Һәм ел саен, дәү әни килгәч кызыл итекләрне искә алмый калмадык. "Быел кызыл итекләр алабызмы инде, дәү әни?" "Әй, китсә шушыны", - ди иде ул яратып.
Гап-гади, чын татар карчыгы иде ул. Бик яшьли ирсез калып, 32 ел кайната белән торып барысын да үлчәп сөйләргә өйрәнгән, турысын бәреп әйтүче, нечкә күңелле зат иде. Кеше хакын хаклап яшәде, гадел булды. Ничек инде шундый шыпырт кына, тыйнак кына яшәгән кеше көннәрдән бер көнне, кеше күзенә чәчрәп кереп торган кызыл итекләр киеп йөрсен ди, адәм көлкесе, кеше нәрсә әйтер, имеш... Ә кеше барыбер әйтер сүзне таба инде ул, син кызылын кисәң дә, яшеле, агы булса да, яланаяк йөрсәң дә, барыбер нәрсә дә булса әйтәчәкләр.
Эх, дәү әни, кигән булыр идең әле ул кызыл итекләрне, һичьюгы өйдә булса да. Алып биргән булыр идем мин аларны сиңа. Таптым бит мин аларны, бар икән бит ул кызыл итекләр... әмма менә сине генә табып булмый, син генә юк.
Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250