Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бар кеше игелек кылса, яктырыр иде дөнья

Сөенечле хәбәр

Әйе, нәкъ шулай... Әз генә яхшылык эшләгән кешене күрсәк тә күңел сөенә. Кулларда һәм йөрәктә егәр барында игелек кылырга ашыгыйк, усаллыктан һәм явыз нияттән ерак булыйк.

Бездә мәчет ачылуга быел – 25 ел. Мәчетебезнең һәрчак матур булырга тиешлеген искәртеп: «Маяк» җәмгыяте директоры  Хәлил Әгъләмович: «Татарстанга килеп кергәндә, без беренче авыл,  мәчет балкып торырга тиеш», –  дип, мәчет имамы Таһир әфәндегә үзенең тәкъдимнәрен җиткерә. Директор, җирлек башлыгы Рафил Харисович, имам уртак бер фикергә киләләр һәм мәчеттә ремонт эшләре башлана.

Алдагы елларда мәчетнең барлык тәрәзәләре алыштырылып, уку залына 90 кешелек намазлыклы палас җәелде. Керү юлына брусчатка түшәлеп, матур  капка ясалды. Яңа сулыш алган иман йортыбыз быел тагын да ямьләнде .

Мәчетнең үзенә аерым газ ялгатылып, өр-яңа мич куела. Аш бүлмәсе ясала: газ плитәсе, кухня гарнитуры, суыткыч алына. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен идәне җылытылган заманча ике тәһарәтханә ясала. Электр челтәре, ишекләр яңартыла. Яхшы булсын дигән ният белән әйбернең сыйфатлысын алалар, эшләүчеләр дә хезмәтләрен намус белән башкаралар. Барлык материалны җирлек башлыгы алып кайта, имам гаиләсе белән  ремонт ясаучыларга булыша; авыл апалары юалар, сөртәләр, коймаларны буйыйлар. Ремонт  чыгымын тулысы белән хуҗалык күтәрә. Моның өчен колхозчыларга, Хәлил Әгъләмовичка рәхмәтлебез. «Җитәкчеләребез мәчеткә йөз белән тора, һәр ел саен хуҗалык корбан чалдыра,  бәлки шуңадыр эшләре алга бара, адымнары нык»,– ди имам.

Аллаһы Тәгалә безне яралтканда эшләр өчен кул, сайлар өчен юл биргән. Кулыңнан килгән кадәр игелекләр кыл, дигән. Яшәгән һәр көнебез, эшләгән һәр эшебез якты бер нур булып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев