Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бари Алибасов исеме тирәсендә ыгы-зыгы тынмый

Күренекле продюсер Бари Алибасов янындагы ыгы-зыгылар һаман тынмый. Аны алдан уйлап “агулану” спектакле оештырып дәваханәгә ятуда гаеплиләр.

Имеш, аның ярдәмчесе бер ай элек үк табиблар белән сөйләшеп куйган булган. Алар, ничек итеп Алибасовны хастаханәгә салып, Русия халкын шаккаттыру турында уйланганнар. Ярдәмчесе офис белән продюсерның мәчесен карап торуны үз өстенә алган.  

“Беренче канал” моны күрсәткәннән соң Бари Алибасов студиядән чыгып киткән. Ул хастаханәгә ничек эләгүен хәтерләмәвен сөйләп утырган булган.  

Программада Алибасовны ялганны тоту детекторында тикшергәннәр. Полиграф продюсерның торба чистарткычны алдан уйлап эчүен күрсәткән. Ул аны аз гына эчкән дә төкергән, диләр.

Автор : Әсәдуллина Эльвира

Чыганак: Новости Mail.Ru

Фото: Ачык чыганак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев