Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Барлык төр хезмәтләрне дә өйдән чыкмый гына …

Халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру - Татарстан җитәкчелеге алдында торган иң мөһим бурычларның берсе.

Әлеге эшне уңышлы тормышка ашыру өчен республика үз алдына шактый зур максатлар куя: 2018 елда Татарстанда барлык төр хезмәтләрнең 70 процентка якыны интернет аша башкарылырга тиеш.
Чыннан да, республикада дәүләт хезмәтләрен электронлаштыруга шактый зур игътибар бирелә. ЮХИДИ штрафларын, паспортлар өчен дәүләт пошлинасы, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне (һ.б.) хәзер өйдән чыкмыйча да башкарып була. Өстәвенә, быел дәүләт хезмәтләре порталы тагын 10 сервиска "баеды"...
Республикада электрон хезмәтләрне популярлаштыруда "IT-чемпион" бәйгесенең әһәмияте зур. Шушы көннәрдә әлеге бәйгенең икенче этабы тәмамланды - тиздән аңа нәтиҗәләр ясалырга тиеш. Конкурсның беренче этабында 102 мең мәктәп укучысы 117 меңнән артык (!) татарстанлыны республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләреннән файдаланырга өйрәткән иде.
Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2014 елда дәүләт хезмәтләре порталы аша барлыгы 30 миллионнан артык хезмәт күрсәтеләчәк, дип фаразлый. Бу - узган ел белән чагыштырганда 16 процентка артыграк. Электрон түләүләрнең гомуми күләме исә 2,9 миллиард сумга җитәргә тиеш. 2013 ел белән чагыштырганда, бу 78 процентка күбрәк. Тагын бер мәгълүмат - бүгенге көндә порталда 1 миллионнан артык кеше "Шәхси кабинет"ларын булдырган.
10 декабрьдә "IT-чемпион" бәйгесенең икенче этабы тәмамланды. 8 декабрь мәгълүматларына караганда, анда Яшел Үзән районының Осиново авылы кызы В.В.Карпова (8200 балл) Татарстан буенча иң күп балл җыйган. Билгеле булганча, әлеге конкурста "Иң актив мәктәп" номинациясе дә бар. Быел анда республика белем бирү учреждениеләренең 93 проценты катнашкан. Теләче, Балтач, Саба, Арча, Мөслим районы укучылары аеруча активлардан санала. Бәйгегә ел азагында нәтиҗә ясалырга тиеш.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/39644-%D3%A9yd%D3%99n-chyikmyiycha-gyina.html
Фото: https://uslugi.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250