Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бармакларын кисә язганнар...

13 яшьлек кыз матурлык салонында маникюр ясата. Шуннан соң аның бармак очларында көчле авырту барлыкка килә.

Вологда шәһәрендә 13 яшьлек кыз матурлык салонында маникюр ясата. Шуннан соң аның бармак очларында көчле авырту барлыкка килә. Алар шешә һәм ялкынсыну башлана.

Табиблар кызның өч бармагында эренле инфекция таралуын ачыклый. Үсмергә берничә тапкыр операция ясыйлар. Алда мәктәп укучысын бик күп авыр процедуралар көтә. Табиблар әлегә инфекциянең нәтиҗәләрен фаразлый алмый.

Әлбәттә, салон җитәкчелеге бу мәсьәләне хокук саклау органнары катнашлыгыннан башка хәл итәргә тели. Зыян күргән гаиләгә процедураның бәясен кире кайтарырга, шулай ук дәвалануга киткән чыгымнарны компенсацияләргә тәкъдим итәләр.

Шуңа карамастан, кызның әти-әнисе прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң салон зыянны капларга омтылудан туктаган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: Социаль челтәрләрдән.

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маникюр