Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Барыбыз да бер теләктә

Бүгенге көндә илебездә коронавирус чире белән бәйле вәзгыять беркемне дә читләп үтми.

Балтачтагы хәлләрнең торышы райондашларыбызны аеруча борчый. Сорауларга ачыклык кертү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе рәисе Илһам Гайнетдиновка мөрәҗәгать иттек.

– Бүгенге көндә (пәнҗешәмбе) районда 52 кеше карантинда исәпләнә, алар билгеләнгән 14 көнне өйләрендә, башкалар белән аралашмыйча торырга тиешләр. Кичә Татарстан Республикасы Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова Татарстанда 16 апрель көненә чир иярткән яңа 21 кеше бар икәнен җиткерде, районнарны санаганда безнең район бер кеше белән бу исемлектә искә алынды. Күрше Саба районы да бар, Арча һәм Биектауда мондый очраклар алданрак ачыкланган иде. Димәк, безгә уяу булырга кирәк. Барыбыз да бу авыру районыбызда таралмасын иде, дигән теләктә. Бүгенге көндә бездә чит илдән кайтып, карантинда булучы кешеләр юк. Хәзергә 6 райондашыбыз Россия төбәкләренә чыгып эшли, аларга саклык чараларын үтәү катгый рәвештә куелды. Әле алга таба башка төбәкләрдән район җирлегенә кайтулар булмас, дип әйтә алмыйбыз.

Ялгыз яшәүче олыларга ярдәм күрсәтүне оештыра алдык, моның буенча «Кайнар линия» телефоны эшли. Телефон аша 30га якын хәбәр керде, көн саен шалтыраталар. Олыларның күбесе азык-төлек яисә дарулар кайтарып бирүдә ярдәм сорыйлар. «Татарстан» хуҗалыгы мохтаҗ гаиләләргә бәрәңге кайтаруны оештырды. Хәзер карантинда утыручы кешеләр дә шалтырата башладылар, чөнки аларның үзләренә чыгып йөрергә ярамый.

Хөрмәтле райондашлар! Саклык чаралары турында даими сөйләп торабыз, мәгълүмат чараларында даими языла. Республика комиссиясе, христиан һәм мөселман дин әһелләре Пасха бәйрәмен, җомга һәм тәравих намазларын бары өйдә генә башкарырга чакырдылар, зиратларга бару тыелды. Якыннарыбызның һәм үзебезнең сәламәтлегебез үз кулыбызда. Кисәтүләргә, тыюларга җиңел карамыйча, урамнарга, җәмәгать урыннарына мөһим булмаганда чыкмасак иде. Таләпләрне бозганнарга штраф суммалары зур булуын да онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус