Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Барыбыз да шулкадәр дус инде – чыдар хәл юк

Берәрегез аңлатыгыз әле миңа: йөз ел аралашмаган кешеләр нигә социаль челтәрләрдә дуслыкка өстәләләр ул? Һәм аларга берсе генә дә җитми, тегендә дә “дус” булырга кирәк, монда да...

Менә мин “Одноклассники”да теркәлгән. Андагы “дусларым”, чыннан да, барысы да классташларым. Күпчелеге белән мәктәптә укыганда да әллә ни аралашкан юк иде, интернетта бөтенләй сүз катышмыйбыз. Әмма күреп торам: барысы да тәртиптә аларның, тормышлары кайный. Кыярлар тозлыйлар, туган көннәрен үткәрәләр, шашлык кыздыру фотоларын куйгалыйлар, бала тавышы белән сөйләшүче дивана куян ролигы, интернетта фәлән еллар әйләнеп йөри торган ниндидер видеолар урнаштыралар... Без барыбыз да дуслар саналабыз инде монда, гәрчә бер кәлимә сүз аралашмасак та.

Аннары алар мине “Вконтакте”да табалар һәм дуслыкка “шакыйлар”. Инде монда да дуслыкка өстәләләр дә, дәшмәүләрен дәвам итәләр. Сәлам дә юк, кияүгә чыктыңмы әле дә юк, ипотекаңны түләп бетердеңме әле дә юк. Карыйм: стеналарында шул ук рецептлар, совет мультфильмнары исемлеге, кәгазьдән кечкенә бала белән нинди кул эшләре ясап булу рухындагы фотолар... Хуш, тынлыкны монда да дәвам итәбез. “Одноклассники”дагы шашлык фотоларына лайк куйган идем, “Вконтакте”га бер көнгә соңарып урнаштырган шул ук фотоларына тагын лайк куям.

Һәм берзаман алар “Фейсбук”, “Инстаграм” барын белеп алалар да, көтүләре белән шунда юл тоталар.

Барыбыз да шулкадәр дус инде – чыдар хәл юк. Мәктәптә укыганда да үзебезнең социаль челтәрләрдә кебек бердәм булганыбызны хәтерләмим. Әйтерсең лә, менә-менә ниндидер чара булачак, ә без – әзер. Хет җыеп олимпиадага алып кит, хет колхоз бәрәңгесенә, хет класс тәрәзәсен юарга.

Әле мин ватсаптагы классташлар группасында юк. Дини бәйрәмнәр тирәсендә олау-олау открыткалар җибәрә башлагач чыгып киттем. Классташларымны шулкадәр дини дип белми идем. Бәдрәф артына чыгып тәмәке тартканда да күзләрендә андый нәрсә укылмый иде аларның. “Вконтакте”дагы рюмка тотып төшкән фотоларына карап та фикерем бүтәнчәрәк иде.

Бөтен җиргә өстәләләр, әмма беркайда да аралашмыйлар – нинди табышмак бу? Без генә шулай сәерме ул, әллә бөтен кеше дә шундыймы?

 

Фәридә ГАФУРОВА,

Казан.

tatyash.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль челтәрләр