Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Барысы да күз уңында

Күптән түгел китапханәләрдә «Батырлык урыны - Әфганстан» исеме астында республика конкурсы үтте. Авылыбызда яшәп ятучы әфганчылар белән кабат аралашу очен җай чыкты.

Валерий Чуртанов Ватан чикләрен сакларга 19 яшендә китә. 3 ай уку-өйрәнүләрдән соң аларны - Әтнәдән Альберт, Нөнәгәрдән Рамил, Килидән Илшат, Ярак-Чурмадан Валерийны Әфганстанга кертәләр. Валера Кандагар шәһәрендә десант-штурм батальонында минометчы булып хезмәт итә башлый. Күп тапкырлар алар «дошманның» һөҗүмнәрен кире какканнар. Төннәрен Әфган авылларына разведкага барганнарын да мавыктыргыч итеп сөйли ул. «Алар да нәкъ безнең кебек кешеләр инде, тик аларда һәлак булган туганнары өчен үч алу көче зур иде» дип искә ала ул. Кайберләре шул һәлак булган туганнары өчен коралланган дошманның яшеренгән урыннарын әйтә торган булганнар.
«Мине Ходай саклады, үз кулларым белән күзгә-күз карап бер генә дошманны да юкка чыгармадым, ничекләр яшәр идең?» дигән сүзләре бик тетрәндерде. 1983нче елның 3 нче июнендә алар камалышта калалар. Моңа үзебезнең штабтагыларның ничек «булышканнарын» хәзер курыкмыйча әйтә ул. Аларны, 17 яшь егетне 1982нче елның июлендә чит илгә азатлык алырга ярдәмгә җибәрәләр, әмма туган илебезгә исән килеш җидесе генә кайта алган. Ике ел буена якынаеп, туганлашып беткән Альберт, Рамил, Илшат, Валера әле дә булса аралашып, күрешеп яшиләр икән. Тырыш, тәртипле Валера «өстәгеләрдән» дә сорамый, бары үзенә, гаиләсенә таянып, хуҗалыгын ныгыта, яшәешен җиңеләйтеп гомер итә.
Әти-әни кочагыннан чыгып та җитмәгән килеш язмыш аны бер белмәгән җирләрдә чит-ят кешеләр янына ташлаган, кулына корал тоттырган, әмма ул шундый мәхшәрдән исән-сау калганына сөенеп, гаиләсенең иминлегенә, әтисенең саулыгына куанып башкалар кебек үк яши бирә. Бүгенге көндә үз тырышлыклары белән җиткергән болын кадәр йортларында хатыны Фәридә, улы-килене, кызы һәм ике оныгы белән яшәп яткан көннәре. Яшьли күргәннәрен бәлки оныта да алмыйдыр, йокысы да тынычсыздыр, авыру-сырхаулары да борчыйдыр, әмма башкалар белән йомшак мөгамәләсе, һәрчак мыек астыннан елмаюы белән ул һәркемнең күңелен тиз яулап ала. «Без андый идек, мондый идек» дип күкрәк кагып мактанганын беркем дә хәтерләмидер, авылда барысы да күз уңында бит. Йортҗиренең матурлыгы, гаиләсенең тәртиплелеге белән ул авылда күпләргә үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250