Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Барысы да синнән тора

Киләчәк турында уйлап аның бигрәкләр дә тиз килеп җитүен аңлыйм дигән Альберт Эйнштейн. Пенсия турында да нәкъ шулай дип әйтеп булыр иде.


Кулыма Рәсәй Пенсия фонды тарафыннан нәшер ителгән «Пенсия турында: уку һәм тормыш өчен» дигән китабын алу белән әлеге сүзләрнең хаклыгына янә ышандым. Китап студентлар, 9-10нчы сыйныф укучылары өчен әзерләнгән. Аның зәвык белән, уңайлы, кызыклы итеп эшләнүе игътибарны җәлеп итә. Аңлаешлы, гади тел белән язылуы да укучылар өчен зур плюс дияргә кирәк.
Яшьлек көче ташып торган мәлдә пенсия һәм пенсионер сүзенең сиңа бернинди дә катнашы юк төсле тоела. Пенсия яше әле тиз генә килеп җитми һәм ни өчен вакытыннан алда кайгырырга кирәк, дип уйлыйсың. Әмма картлыктан качып булмый, шулай ук пенсия дә котылгысыз.
Без 21нче гасырда яшибез. Пенсияләр дә әби-бабайларныкына караганда башка кайгыйдәләр буенча формалаша. Пенсия турында яшь вакытта ук уйланып, аның формалашуына үзеңнән актив өлеш кертергә кирәк. Алга киткән илләрдә бу шулай. Иминият пенсия системасы, пенсия тупланмасына капитал салу, дәүләтнеке булмаган пенсия системасы хәзерге яшьләргә киләчәк пенсияләрен тиешле дәрәҗәдә итү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Белем алып хезмәт юлыңны башлау белән һәр кеше үзенең пенсия тарихын «яза» башлый. Ә аңарчы әлеге китап белән танышып пенсия сүзенең төп асылын аңлау һәркемгә зур ярдәм булыр, минемчә.
Әлеге китап Рәсәй Пенсия фонды турында кыскача, әмма үтемле итеп язылган тарих белән башланып китә. Фондның бүгенгесе, пенсия системасы, хезмәт пенсиясенең ничек формалашуы турында тәфсилләп аңлатылган. Биредә шулай ук киләчәк пенсияңне ничек арттырырга, нәрсә ул СНИЛС дигән сорауларга төгәл һәм гади җаваплар алырга мөмкин.
Китап белән танышып чыккач, шунысына игътибар иттем, ул студент яки укучылар өчен генә түгел, бәлки өлкәнрәкләр өчен дә менә дигән ярдәмлек.
Алдагы елларда район Пенсия фонды идарәсе белгечләре мәктәпләрдә очрашуларда булып «киләчәгеңне бүгеннән уйла» дигән максат белән әлеге проблемаларны күтәреп, укучыларга бу теманы яктырткан фильмнар тәкъдим итте. Ә быел әлеге китапның дөнья күрүе укучыларга пенсия турында тагын да киңрәк күзалларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев