Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Барысы да халык өчен

Район үзәге көннән-көн матурлана, төзекләнә. Бу хакта газета укучыларыбыздан күпсанда шалтыратулар, җылы фикерләр кабул итәбез.

Соңгы елларда эшләнгән тротуарларны гына алыйк. Юлсызлыктан тилмергән, машиналар белән олы юлны “бүлешергә” туры килгән җәяүлелеләр өчен  нинди зур куаныч бу. Үз җае, үз вакыты белән төзекләндерелгән юллар, күперләр – барысы да халык файдасына. Килешәсездер?

Бу хакта газета укучыларыбыздан күпсанда шалтыратулар, җылы фикерләр кабул итәбез. Балтачта яшәүче Ленура Баһавиева соңгы елларда бистәбездә башкарылган эшләргә куануын белдерде. “Юллар төзекләндерелә, тротуарлар эшләнә. Барысы  да халык өчен бит. Эшләтүче җитәкчеләргә дә, хезмәт куйган төзүчеләргә дә рәхмәт”, ди ул.

Узган ел җәй Балтач бистәсенең коммуналь хуҗалык өстендәге яңа урамнарның берсе булган Рамил Фазлыев аша күпер салыну исә күпләр өчен әйләнгеч юлларга нокта куйды, дип тә белдерде. Чыннан да, Казан ягына баручылар хәзер үзәк аша әйләнеп узмый, мәктәпкә баручыларга да юл кыскарды.

– Тик эшләнеп бетмәгән ике эш калды. Шуңа борчылып сезгә мөрәҗәгать итәм. Биредән торак-коммуналь хуҗалыгы ягында яшәүче мәктәп балалары йөри. Тик утлар булмаганлыктан, хәрәкәт итү шоферларга да, мәктәп укучыларына да зур куркыныч тудыра. Баганалар утыртылса, яхшы булыр иде. Күпер ясаган чакта хасил булган ерганаклар да бик ямьсез. Агачлар утыртып, әлеге җирләрне матурлыйсы иде, – ди Ленура ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев