Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Баш мөхәррир сүзе

Хөрмәтле вә кадерле абунәчеләребез! Шатлык-куанычлары, беркадәр көтелмәгән борчу-мәшәкатьләре белән истә калган Маймыл елын артта калдырып, горур һәм тәкәббер Әтәч елына да аяк басабыз! Шәт иншалла, 2017 ел безнең өчен бәрәкәтле булыр, сиксән елдан артык күркәм тарихка ия "Хезмәт" газетасы үзенең абунәчеләрен саклап калыр дип ышанасы килә. Тормыш бит ул гел...

Хөрмәтле вә кадерле абунәчеләребез!
Шатлык-куанычлары, беркадәр көтелмәгән борчу-мәшәкатьләре белән истә калган Маймыл елын артта калдырып, горур һәм тәкәббер Әтәч елына да аяк басабыз! Шәт иншалла, 2017 ел безнең өчен бәрәкәтле булыр, сиксән елдан артык күркәм тарихка ия "Хезмәт" газетасы үзенең абунәчеләрен саклап калыр дип ышанасы килә.
Тормыш бит ул гел көтелмәгән хәлләрдән тора, кайчакта яңалыклар да без көткәнчә генә килеп чыкмый. Яңалыклар кертмичә генә үсеш тә, үзгәреш тә булалмый, анысы да хак. Менә безнең "Хезмәт" газетасы да киләсе елдан башлап, "Татмедиа" тәкъдиме буенча, атнага бер генә мәртәбә дөнья күрәчәк. Ләкин алдан-ала борчуга сабышмыйк, хәерлегә булсын дип юрыйк. "Хезмәт"ебез бу юлы дүрт битле генә булып түгел, сигез битле булып чыгачак. Форматы шул рәвештә, рәхәтләнеп кулга алып, иркенләп ачып укый торган булып калачак, изге җомга көннәрендә абунәчеләребезгә килеп җитәчәк. Кышкы озын һәм дә изге җомга кичләрендә, йомшак кәнәфиләргә сыенып, рәхәтләнеп, озак итеп укырга, яңалыклар белән тулырак кызыксынырга менә дигән мөмкинлек булыр бу дигән нияттә каласы килә. Әлбәттә инде, редакциянең иҗат коллективы газетаның эчтәлеген баету өстендә бүгеннән үк планнар кора, укучыларыбызны кызыксындырган темаларны яктырту юлларын ачыклый, кызыклы сәхифәләр булдыру турында уйлана, кыскасы, эзләнәбез, барлыйбыз һәм сездән - яраткан абунәчеләребездән дә теләк-тәкъдимнәр көтеп калабыз.
Хезмәт кешеләре, авылларыбыз турында язмалар, гыйбрәтле язмышлар, файдалы киңәшләр, сәламәтлек, балалар өчен махсус сәхифәләр, кроссвордлар, башваткычлар, көлдергечләр һәм башкалар газетабызда яктыртылып килүче хәзерге темаларга өстәмә рәвештә, киңәйтелеп урын алачак. Уңышлы эшләп килүче сайтыбыздагы язмаларны да тулысынча биреп барырга мөмкин булачак. Һәр яңалык куркып кына кабул ителсә дә, бергә булганда, аны үзләштерү, эшкә җигү барыбер дә җиңел. Мин ышанам, газетабызның сезнең кебек патриотлары барында, "Хезмәт"ебез үз югарылыгын югалтмас, яратып укылучы район газетасы булып калыр. Мондый хәлләр республика редакцияләрендә дә күзәтелде, әйтергә кирәк, башта авыр кабул ителсә дә, бүгенге көндә алар һичнинди югалтуларсыз, уңышлы гына эшләп киләләр.
Аңлыйм, бәясе дә арта, инде хәзер яраткан газетабызны бергә калдырдылар, дип, үпкәләп тә куясыздыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250