Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Баш мөхәррир сүзе

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгедә төп җиңүче, «Бәллүр каләм»дә номинанты, «Татмедиа» тарафыннан дүртенче ел рәттән «Ел лидеры» исеменә лаек булдык

Тукаебыз әйтмешли, «мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган һәм зарыгып көткән» 2017 ел узып та бара. Һәр кеше тормышындагы вакыйгаларга үрелеп, ил-көнебез, халкыбыз өчен дә әһәмиятле булган истәлекләре белән бу ел тарихта кала. Татарстан халыкларының III Съезды, Бөтендөнья татар Конгрессының VI корылтае, елны югары рухта тәмамлап киләбез дигәндә, рәсми рәвештә күпертелгән мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсенең кискен рәвештә беренче урынга чыгуы – болар бар да тормышның без уйлаганга караганда күпкә баерак һәм катлаулырак булуын күрсәтә.

2017 ел “Хезмәт”ебез өчен 85 еллык зур юбилей елы булып хәтерләрдә калса, редакция коллективы аны барлык укучыларыбыз да яратып укырлык иҗади да, кызыклы да итү өчен зур тырышлык куйды. Тормышның үзе турында, олы хөрмәткә лаек ветераннарыбыз, гади хезмәт кешеләре, шәхси эшмәкәрләр, язмыш сынауларына бирешмичә, тирә-юньдәгеләрне сокландырып яшәүче көчле райондашларыбыз, авылларыбызның алтын баганасы булырлык яшьләребез турында язарга тырыштык. Сезнең белән бергә булганга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгедә төп җиңүче, «Бәллүр каләм»дә номинанты, «Татмедиа» тарафыннан дүртенче ел рәттән «Ел лидеры» исеменә лаек булдык. Рәхмәт Сезгә, тугры укучыларыбыз! Шатлык-борчуларны бүлешеп яшәвегез, уртак “Хезмәт”ебезне үз иткәнегез өчен рәхмәт! Яңа елларда да бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөхәррир сүзе