Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Баш тарткан балам күршедә яши..."

Сабыйларыннан баш тарткан аналар ни сәбәпле мондый адымга бара? Чираттагы шундый хатын үзенең язмышы белән уртаклашты.

"Мин беренче кызымны 17 яшьтә таптым, безнең шәһәргә эшкә килгән ир иде ул. Өч елдан соң икенчегә балага уздым һәм йөклелек уртасында аннан баш тартачагымны белдем. Сабыйны баласы булмаган парга бирделдәр. Берничә елдан соң мин кияүгә чыктым һәм өченче кызымны таптым. Әллә язмыш шаяыруы булды, әллә очраклы рәвештә шулай килеп чыкты, кыскасы, кызымны тәбияләргә алган пар бездан ерак түгел фатир алды... Хәзер балаларыбыз бер мәйданчыкта уйный, бер мәктәптә укый.

Ул баланы мин еш күрәм. Кыз калган кызларыма охшаган... Ләкин миндә аңа карата җылы хисләр юк, чит, матур бала. Мин үземне гаепле санамыйм, баласыз парга әти-әни булырга ярдәм иттем. Алар бик хәлле кешеләр, баланың барлык әйбере дә бар. Ел саен диңгезгә баралар. Бәхетле гаилә ", дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баласын калдырган

2
X